Туган як

Хатлар язам

шигырь

Ерактагы туганнарга

Әнием яза хатлар. 

– Сәламнәрне җиткерер, – ди,

Күңел җылысын саклар.

Дусларыма хатларны

Бик еш язамын мин дә.

Телефоннан SMSлар

Җибәреп торам көн дә.

Сагынуымны белдереп,

«Смайлик»лар да куямын.

Дусларым да сагынганнар,

Күңел белән тоямын.

Әнием әйтә: «Чын хатлар

Саклый саф йөрәк хисен.

Аларда күреп була

Сагынуларның төсен».

Ерактагы дусларыма

Кич ут(ы)рып хатлар язам.

Күң(е)лемдәге хисләремне

Кәгазь битенә салам.

Алинә Галиуллина,

31 нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: