Туган як

Халыкара конкурста татарча җырлап җиңгән

«Бер булганнан бар да була», – диләр. Бу сүзләр 24 нче лицей-интернатның 5 нче сыйныф укучысы Илнар Идиятовка (фотода) туры килә. Нәрсәгә тотынса да, ул җиренә җиткереп башкара: җырлый, концертлар алып бара, фәнни эшләр язып чыгыш ясый.

Баланың җырлауга булган сәләте 5 яшендә ачыла. Әнисе Зәлия ханым әйтүенчә, бала тиктормас булгач, аны мавыктырыр өчен биюгә дә, рәсем түгәрәгенә дә йөртә. Баксаң, улына җырлау ошый икән. Төрле конкурсларда катнаша башлап, җиңүләр яулыйлар. Аннары Илнар музыка мәктәбенә «вокал» классы буенча укырга керә.
Минем белән очрашуга ул портфолиосын алып килде. Шактый гына калын папкада үзе турында мәгълүмат, дипломнар тупланган. «Дипломың ничә» дип сорагач, елмаеп, «санамадым, күп икәнен генә беләм» диде.
Беренче зур сынавы 7 яшендә була. «Созвездие» бәйгесендә катнашып, Илнар җиңү яулый. Аннары бу конкурсларда ул ел саен катнашып, призлы урыннар алырга гадәтләнеп китә. Әлбәттә, республика һәм шәһәркүләм башка бәйгеләрдә үзен күрсәтә. Әле менә күптән түгел Анапа шәһәрендә узган халыкара җыр конкурсыннан өч кубок белән кайткан: «Эстрада җыры» һәм «Иң яхшы солист» номинацияләрендә беренче урынга лаек булган, өстәмә номинациядә гран-при яулаган. Җырларның берсен – С.Сәйдәшевнең Г.Тукай сүзләренә язылган «Җырларым»ны ул татар телендә башкарган. 
Малай әле фән белән дә кызыксына икән. 21 нче мәктәптә укыганда ук «Дебют в науке» дип аталган тикшерү эшләре һәм проектлары конкурсында катнаша башлый. Моны аңа сыйныф җитәкчесе Светлана  Нигъмәтҗанова тәкъдим итә, әзерләнергә дә булыша. Беренче эше бөек рус шагыйре Пушкинның әкиятләренә багышлана. Аның белән шәһәрдә, аннары башка шәһәрләрдә чыгыш ясап, җиңүгә ирешә. Икенче елда Бөек Ватан сугышы темасы сайлана. Зәлия ханым ярдәме белән, Илнар сугыш афәтен күргән әби һәм бабасы белән сөйләшә, хатирәләрен язып ала, авылдашлар белән аралаша,архивларда мәгълүмат туплый. 2015 ел – Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш елы дип игълан ителгәч, фәнни эшне шул темага багышларга булалар. 
4 нче һәм 5 нче сыйныфларда Илнар фәнни эшен гликемия индексына багышлый. Бу тема шикәр авыруы белән интегүчеләр өчен бик файдалы. Әнисе белән тәҗрибә дә уздырганнар. Бер төрле ризык ашаганнан соң, Зәлия ханымның канындагы шикәр күләмен үлчәгәннәр. Иң югары күрсәткеч банан, бәрәңге измәсе, шикәрдә икән. Иң түбәне – фундук чикләвекле шоколадта. Илнар аңлатуынча, фундуктагы аксым шикәрнең канга керүен тоткарлый. Ул бу эше белән А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетында узган «Нобелевские надежды» бәйгесендә беренче урын ала. Анда катнашучылар арасында яше буенча ул иң кечкенәсе була. 
Күптән түгел Илнар тагын бер зур җиңү яулаган. «Тарас Шевченко халыкларны берләштерә» Халыкара конкурсына ул шигырь сөйләп һәм бер җыр башкарып төшерелгән видеоролигын юллый. 20 илдән (Индия, Австралия, Португалия, Канада һ.б.) катнашкан 157 видеофильм арасыннан гран-при Илнарга тапшырыла. 
Буш вакыты аз булса да, малай урамда дуслары белән уйнарга, легодан төрле машиналар җыярга, кәгазьдән пистолетлар ясарга ярата. Шулай да күп вакытын уку һәм музыка мәктәбе ала. Җәен математик юнәлештәге лагерьга барып кайтырга исәбе бар.
Фото И. Идиятов архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: