Туган як

Күңелле ял иткәннәр

«Кама» балалар лагере нигезендә оештырылган «Туган як» мөселман профильле сменада 150 дән артык бала тугыз көн буе ял иткән. Малайлар һәм кызлар Түбән Камадан гына түгел, Татарстанның төрле почмакларыннан – Яр Чаллы, Әлмәт, Чирмешән һ.б. урыннардан җыелган.

Алар өчен көн дә Коръән дәресләре кергән, төрле мастер-класслар һәм күңел ачу чаралары оештырылган. Кызлар башларына матур итеп яулык бәйләргә өйрәнгәннәр. Буш вакытларында малайлар футбол уйнаганнар.
– Миңа лагерьда бик ошады. Анда без күп нәрсәгә өйрәндек, күңелле ял иттек, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Зөһрә Вәлиуллина. Азалия Мөхәммәтҗанова «Кама» лагерендагы яңа ремонтны ошаткан. Ул шулай ук оекбаштан үзе ясаган курчакны да күрсәтте. Амалия Шәйдулловага исә фоамираннан беләзекләр һәм чәч кыстыргычлар ясау ошаган. Үзе әйтүенчә, биредә күп дуслар тапкан. 
Әйдаманнары Эльмира Вафина Коръән уку буенча дәресләр алып бара. Остаз әйтүенчә, мондый укулар бик файдалы, чөнки иман иңгән бала җәмгыятьтә югалып калмый, үз урынын таба, башкаларга ярдәмчел, мәрхәмәтле була. 
Корбан бәйрәмендә сменадагы балалар өчен кызыклы чаралар оештырылган. Малайлар һәм кызлар спорт бәйгеләрендә, татар милли уеннарында катнашкан. Иң көчлеләргә һәм җитезләргә бүләкләр, һәр балага тәм-томнар тапшырылган.
Фәнис Кадыйров фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: