Туган як

Кара песи

Борынгы заманда бер гаиләдә яшәгән ди, чем кара песи. Ул вакытларда бары тик кара төс кенә булган. Караңгыда күрмичә, бөтен кешеләр кара песи өстенә басалар икән, ди. Шулай бервакыт, төн җиткәч, өй хуҗасы су эчәргә чыккан. Төн бик караңгы булган. Өстәл өстеннән су эзләгәндә, өй хуҗасы өстәлдә булган барлык азык-төлекне...

Борынгы заманда бер гаиләдә яшәгән ди, чем кара песи. Ул вакытларда бары тик кара төс кенә булган. Караңгыда күрмичә, бөтен кешеләр кара песи өстенә басалар икән, ди.
Шулай бервакыт, төн җиткәч, өй хуҗасы су эчәргә чыккан. Төн бик караңгы булган. Өстәл өстеннән су эзләгәндә, өй хуҗасы өстәлдә булган барлык азык-төлекне кулы белән бәреп төшергән. Ризык арасында бер савыт он да булган. Шул савыттагы он кара песекәй өстенә ауган. Кара песи ап-ак булган. Менә шуннан бирле дөньяда ак песиләр дә барлыкка килгән.
Азалия САЛИХОВА,
25нче гимназиянең 3в классы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: