Туган як

Каникулым файдалы узды

Яңа елны, кышкы каникулны без зарыгып көтеп алдык. Кышкы каникулда, абыем белән бергә авылда яшәүче дәү әти белән дәү әниләргә кунакка кайттык. Алар безне, без аларны бик сагынган идек. Абыем, миннән зуррак булганга күрә, кар көрәде, дәү әтигә ярдәм итте, ә мин дәү әниемә савыт-саба һәм идәннәрне юарга булыштым. Авыл...

Яңа елны, кышкы каникулны без зарыгып көтеп алдык. Кышкы каникулда, абыем белән бергә авылда яшәүче дәү әти белән дәү әниләргә кунакка кайттык. Алар безне, без аларны бик сагынган идек.

Абыем, миннән зуррак булганга күрә, кар көрәде, дәү әтигә ярдәм итте, ә мин дәү әниемә савыт-саба һәм идәннәрне юарга булыштым. Авыл җирендә яшәгәч, аларның хуҗалыгы бик зур: мал-туарлары, тавыклары бар.

Дәү әнинең Гали исемле кәҗәсе дә бар әле. Ул аны бик ярата. Гали дәү әнине генә тыңлый, ә безне - балаларны күрсә, ишегалды буйлап куа башлый. Кәҗә уйнарга бик ярата. Шуңа күрә ул да безне зарыгып көтәдер. Без бит әле аңа шәһәрдән күчтәнәчләр дә алып кайтабыз.

Кич җиткәч, таудан чана шуарга йөрдек. Кышкы табигатьтә ял иттек.

Шулай итеп, каникулым бик файдалы узды: өлкәннәргә булыштым, саф һавада йөрдем, яңа көч туплап укырга килдем. Хәзер инде тырышып белем алырга гына кала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: