Туган як

Камилә шулай сәламәтләнгән

Борын-борын заманда түгел, әле безнең көннәрдә яшәгән ди Камилә атлы бер матур кыз. Ул яхшы укыган, тәртипле, сүз тыңлаучан бала булган. Аның әле бер хыялы да булган - өйләрендә эт асрарга хыялланган ул. Ләкин әти-әниләре Камиләгә эт алырга рөхсәт бирмәгәннәр шул. Кызларының елавына да карамаганнар. Беркөнне Камилә авырып киткән. Температурасы...

Борын-борын заманда түгел, әле безнең көннәрдә яшәгән ди Камилә атлы бер матур кыз. Ул яхшы укыган, тәртипле, сүз тыңлаучан бала булган. Аның әле бер хыялы да булган - өйләрендә эт асрарга хыялланган ул. Ләкин әти-әниләре Камиләгә эт алырга рөхсәт бирмәгәннәр шул. Кызларының елавына да карамаганнар.
Беркөнне Камилә авырып киткән. Температурасы югары күтәрелгән кызны табиблар дәвалап караганнар, тик файдасы гына булмаган. Камиләнең хәле көннән-көн начарланган. Ул әнисе алып килгән тәмле кәнфитләргә, алмаларга күтәрелеп тә карамаган. Аптырагач, әтисе аңа бияләй кадәр генә көчек алып килгән. Шундый матур, йомшак эт күргәч, кыз елмаеп җибәргән, әнисеннән сорап алып тәмле су эчкән. Берничә көн үтүгә Камилә дәваланып дәваханәдән дә чыккан. Ул инде үзенең дүрт аяклы дусты Йомшаккай белән бер дә аерылмаган.
Алия Гәрәйшина,
25нче гимназия укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: