Туган як

«Кадет исемен горурлык белән йөртергә!»

Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусының укучылары ант кабул итте.

Әле быел гына корпуска укырга кергән 56 малай 5 нче сыйныфта белем ала. Ике ай эчендә алар инде күп нәрсәгә өйрәнгән: сафта йөриләр, хәтта автоматны сүтә-җыя беләләр. Ә бүген дулкынландыргыч мизгел килеп җитте – алар рәсми рәвештә кадетлар сафына кабул ителде. 56сы да кадет исемен горурлык белән йөртергә, корпус традицияләрен сакларга һәм үтәргә, иптәшләре белән дус-тату яшәргә, яхшы укырга, намуслы булырга, үзендә ихтыяр көче тәрбияләргә ант бирде. Әти-әниләре балаларының ике ай эчендә җитдиләнеп калуларын, олыгаюларын күрмичә калмады.
Корпуста барлыгы 252 укучы укый һәм яши. Бу зур гаилә Татарстанның төрле районнарыннан гына тү-гел, Башкортстан, Удмуртия, Мурманск өлкәсеннән һ.б. җирләрдән килгән балаларны үз канаты астына алды. Дәресләрдән соң малайлар һәм егетләр техник, хәрби, эстетик, спорт һ.б. юнәлешләр буенча өстәмә белем ала. Өстәвенә, төрле фестиваль һәм конкурслар оештыралар яки анда катнашалар.

Фото: https://vk.com/kadetnkru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: