Туган як

Кадерлемә

шигырь

Ял саен әби янына
Кайтам авылга.
Өзелеп безне көтә ул,
Бик тә сагына.
Балам, диеп, назлап сөя
Әбием мине.
Йоклаганда көйли миңа,
Иң матур көйне.
Әби күңеле – серле сандык,
Хәзинә тулган.
Өч улына биргән җылы,
Безгә дә калган.
Изге догаларын укып,
Теләкләр тели.
Көне буе эшли үзе,
Аруны белми.
Тәмле ризыклар пешереп,
Көтә ял саен.
Каникулга кайтырлар, дип,
Көтә җәй саен.
Әминә Әхмәтҗанова,
5 нче мәктәпнең
8 нче сыйныф укучысы

Фото: вконтакте24.рф

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: