Туган як

Кадерле кешем

Җир йөзендә иң кадерле, газиз кеше - әни. Әниләр турында нинди генә матур сүзләр язсаң да, аз булыр сыман. Әни белән янәшә утыру, аның ягымлы тавышын ишетү, нурлы күзләренә карау - һәркем өчен дә иң зур бәхеттер. Мин дә үземнең әнине бик яратам. Чөнки әни һәрвакыт бөтен шатлыкларымны, борчуларымны да...

Җир йөзендә иң кадерле, газиз кеше - әни. Әниләр турында нинди генә матур сүзләр язсаң да, аз булыр сыман. Әни белән янәшә утыру, аның ягымлы тавышын ишетү, нурлы күзләренә карау - һәркем өчен дә иң зур бәхеттер.
Мин дә үземнең әнине бик яратам. Чөнки әни һәрвакыт бөтен шатлыкларымны, борчуларымны да белеп тора. Уңышларым булса, әниемнең йөзе шатлыктан балкый. Ә авырып китсәм, борчылып, мин сәламәтләнгәнче янымнан китми. Әни сеңлем белән мине бик ярата, тигез күрә. Үзем дә әнигә булышам: өй җыештырам, гөлләргә су сибәм, сеңлемне карыйм. Яхшы укырга тырышам. Минем яхшы укуым, тәртипле булуым - әнигә зур бүләк.
Әни безне кешеләргә ягымлы булырга, һәрчак ярдәм кулы сузарга өйрәтә. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп, озак яшәсен иде әниебез!
Юлия ФЕОФАНОВА,
25нче гимназиянең 3нче классы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: