Туган як

70 нче балалар бакчасы сабыйлары «#ЭКОЯЗ2020» бәйгесендә катнашалар

Яз җитү белән санитар-экологик икеайлык кысаларында «#ЭКОЯЗ2020» бәйгесе башланып китте.

Шәһәрдәге чисталык үзебездән тора. Халыкның «Коега төкермә – суын эчәрсең», «Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста була», дигән мәкальләре бар. Коронавирус йоктырмас өчен бер генә тапкыр киелә торган битлекләрне ничек юк итәләр? Аны нәрсәдән ясыйлар? 40 ел буена череми торган, синтетик тукымадан ясала икән бу битлекләр. Экологлар 2-3 сәгать кулланыла торган бу саклану чараларының Дөнья океанын, әйләнә-тирә мохитны пычратуы турында чаң кагалар. Бу битлекләрнең тагын вирус иярткән булуларын исәпкә алсак... Ә табигый тукымалардан тегелгән күп тапкыр кулланыла торган битлекләр тегеп кисәк, Җир шарының чисталыгы сакланыр иде, дип саный тәрбиячеләр дә, балалар да.
Гомумән, бакчада экологик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Балалар һәм аларның тәрбиячеләре «Батарейка тапшыр – планетабызны сакла!», «Тәрәз төбем – гөлбакча», «Чәчәк орлыкларының каптан түтәлгә сәяхәте» һ.б. экологик акцияләрдә һәм проектларда катнашалар, тәҗрибә үткәрәләр. Орлыкларны утыртып, сулар сибеп, беренче шытымнарны күзәтү, соңрак үсентеләрне бакча түтәлләренә күчереп утырту ничек күңелле! Аны җәй дәвамында бергәләп үстерү, аннары уңыш җыю табигать дөньясына кызыксыну уята, тырыш, ярдәмчел булырга өйрәтә. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү гаилә катнашыннан башка була алмый. Шуңа күрә проектларда гаиләләр дә катнаша. Мәсәлән, әтиләр кызлары, уллары белән сыерчык оялары ясыйлар, аларны бергәләп эләләр.

Фото 70 нче балалар бакчасы архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: