Туган як

Икмәк пешкәч

Өстәлдәге тәмле икмәк

Кап-кара җирдә үсә.
Аннан ул онга әйләнеп,
Күп сынауларны үтә.


Икмәк табынга килгәнче,
Зур хезмәт таләп итә.
Мичендә минем әбинең,
Хуш исле ипи пешә.


Күпереп пешкән күмәч,
Табын түренә менә.
Икмәкнең ничек үсүен,
Белсен һәммәгез, менә.
Ильяс Гыйниятуллин,
35 нче лицейның
8 нче сыйныф укучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: