Туган як

Җиңүгә ирешкән

Түбән Каманың иң сөйкемле баласы 64 нче балалар бакчасына йөри.

Мурат Сәхбетдинов «Сөйкемле бала» төбәкара конкурсында катнашып, җиңүгә лаек булган. Кызлар арасында беренче урынны Алабугадан Язгөл Гаффарова алган. Ел саен оештырыла торган бәйгедә бу юлы барлыгы 26 малай һәм кыз үз көчен сынап караган, әмма финалга нибары унысы гына чыккан. Биремнәр арасында үзләре белән таныштыру, «Үскәч, мин кем булам», «Театр яктылыкка-нурга илтә» темалары буенча чыгыш ясау булган. Быел конкурста катнашырга Мамадыш, Мөслим, Әлмәт һ.б. шәһәрләрдән дә килгәннәр. Җиңүчеләр түбәтәй һәм калфак белән бүләкләнгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: