Туган як

Иң якын кешеләрем

Дөньядагы һәр кешенең үз әнисе, үз әбисе булган кебек, минем дә күз нурым - әнием һәм бик кадерле булган әбием бар. Әнием Ландыш мине бик тә ярата. Ул һәрвакыт минем белән бергә сөенә, еласам, баштан сыйпап юата, тәмле-тәмле ризык белән сыйлый, чиста, матур киендерә. Әни булганда өйдән дә якты, җылы...

Дөньядагы һәр кешенең үз әнисе, үз әбисе булган кебек, минем дә күз нурым - әнием һәм бик кадерле булган әбием бар. Әнием Ландыш мине бик тә ярата. Ул һәрвакыт минем белән бергә сөенә, еласам, баштан сыйпап юата, тәмле-тәмле ризык белән сыйлый, чиста, матур киендерә. Әни булганда өйдән дә якты, җылы нур сибелеп торган кебек. Ул минем иң якын, иң-иң кадерле кешем. Әнием өйдәге әби белән бабайны да хөрмәтли, аларны тәрбияли.
Мөслиха әбием 1938 елда Шәңгәлчедә туган. Кечкенәдән үк бик күп авырлыклар күргән. Сугыш елларындагы ачлык аның күңелендә тирән яра калдырган. Аның әтисе фин сугышыннан авыр хәлдә кайтып, туган нигезендә үлгән булган. Апасы белән урманнан чыбык-чабык җыюлары, әнисенең күрше авыл басуыннан черек бәрәңге җыеп алып кайтканын көтеп утырулары, алабута үләненнән күмәч пешерүләре турында бүгенге көндә куркыныч төштәй сөйли әбием. «Сезнең бәхеттән, күкләребез аяз, дөньялар тыныч булсын иде. Без күргән авырлыкларны беркемгә кичерергә язмасын», дип тели әбием.
Чәчләренә чал кунса да, бит-куллары җыер-чыклардан гына торса да, Мөслиха әбиебезне бик нык яратабыз. Ул - безнең гаиләдәге җылылыкны сак-
лаучы учагыбыз. Аның акыллы киңәшләре безгә һәрвакыт ныклы терәк булып тора.
8 Март бәйрәме белән, әбиемне дә, әниемне дә котлап, икесенә дә ныклы сәламәтлек, кояшлы көннәр телим. Беркайчан да аларга авырлык китермәм, тырышып укырмын.
Эльвина ФӘЙЗУЛЛИНА,
Шәңгәлче мәктәбенең
5нче класс укучысы.
 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: