Туган як

Иң яхшысы – Түбән Камадан

6 августта социаль челтәрләрдә игълан ителгән #БикЯхшы бәйгесе тәмам. Анда Татарстаннан, Россиянең төрле өлкәләреннән, чит илләрдән 1200 кеше катнашты.

Катнашучылар «Вконтакте» һәм Instagramда татарлар тормышына, традицияләренә, мәдәниятенә багышлап фото һәм видео урнаштырганнар. «Туган як» номинациясендә түбәнкамалы, 24 нче лицей-интернатның 7 нче сыйныф укучысы Таһир Әшрәпов җиңүгә лаек булды. 30 августта Республика көнендә «Tat Cult Fest» фестивале сәхнәсендә аңа төп бүләк – тышлыгына татар бизәкләре төшерелгән Iphone 8 тапшырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: