Туган як

Иң яхшыларын котладылар

«Ковер» яшьләр үзәгендә «Хезмәт юлы» бәйгесе җиңүчеләрен котладылар. Бүләкләүдә ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау үзәге министры урынбасары Клара Таҗетдинова катнашты.

«Хезмәт юлы» бәйгесе Түбән Камада бишенче ел уздырыла. Анда шәһәр һәм район мәктәп укучылары катнаша. Балалар рәсемдә булачак һөнәрләрен, әти-әниләренең эшләрен сурәтләгәннәр. Мәсәлән, Инсаф Мингалимов, биюче булырга теләвен рәсем аша күрсәтә алган, Даша Саблина эретеп ябыштыручы булып хезмәт куйган әтисен сурәтләгән. Бәйгедә барлыгы 550 бала һәм үсмер катнашкан. Иң яхшыларына 3000 сумнан алып 10000 сумга кадәр акча сертификатлары һәм кинога билетлар тапшырганнар. Җиңүчеләр шулай ук икмәк комбинатына экскурсиягә барып кайтканнар.
Фото e-nkama.ru cайтыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: