Туган як

Иң озын дәрес – 54 сәгать

Мәктәпкә барырга нибары бер айдан азрак вакыт калып бара. Әмма яңа уку елында безне дәресләр генә түгел, җәй буе күрешмәгән дуслар да көтә. «Мәктәп» сүзенең каян килеп чыкканын беләсезме? Ә «укытучы» сүзенең мәгънәсен? Түбәндәге мәгълүмат сезнең өчен кызыклы да, файдалы да булыр дип уйлыйбыз. 1. «Мәктәп» («школа») сүзе грек телендәге...

Мәктәпкә барырга нибары бер айдан азрак вакыт калып бара. Әмма яңа уку елында безне дәресләр генә түгел, җәй буе күрешмәгән дуслар да көтә. «Мәктәп» сүзенең каян килеп чыкканын беләсезме? Ә «укытучы» сүзенең мәгънәсен? Түбәндәге мәгълүмат сезнең өчен кызыклы да, файдалы да булыр дип уйлыйбыз.

1. «Мәктәп» («школа») сүзе грек телендәге «scole» сүзеннән барлыкка килгән һәм «буш вакыт» дигәнне аңлаткан. Борынгы Грециядә «укытучылар» дип, балаларны мәктәпкә илтеп, алып кайтучы колларны атаганнар. Алар укучыларның дәрес хәзерләүләрен тикшергәннәр, тыңламасалар, җәза да биргәннәр.

2. 1 сентябрьдә мәктәпкә 122 ил балалары бара. Ә 43 илдә уку елы - 1 гыйнварда, 16сында - март аенда, 10ында августта башлана.

3. Дөньяда иң борынгы уку йорты - Мароккодагы Фес шәһәрендә урнашкан Әл-Карауин мөселман университеты. Аңа нигезне 859 елда бай сәүдәгәр кызы Фатыйма әл-Фихри салган.

4. Гинесс рекордлары китабында дөньядагы иң зур мәктәп Һиндистанның Лакхнау шәһәрендә урнашкан дип язылган. Соңгы елларда Монтессори мәктәбендә 40 мең укучы теркәлгән. Хәзерге вакытта аларның саны 45 меңгә кадәр җиткән. Уку йортында 2500 укытучы эшли. Барлыгы 1000 кабинет бар.

5. Россиядә укытучы булып нигездә хатын-кызлар гына эшли: аларның саны 83 процент тәшкил итә. Ә менә Япония һәм Швейцариядә мөгаллимнәрнең 90 проценты ир-егетләр икән.

6. Япониядәге мәктәпләрдә ашханә юк. Шуңа күрә укучылар парта артында ашый. Кытай мәктәпләрендә дә шул ук хәл: биредә балалар гына түгел, укытучы да өстәл артына утырып ашый.

7. Кытай мәктәбенең бер сыйныфында уртача 40-45 бала укый, авылларда аларның саны 60ка җитә. Шәһәрдә бер атналык йөкләнеш 42 сәгать тәшкил итә, авылларда 70кә кадәр арттырылган. Дәресләр 45 минут дәвам итә. Моның өстенә факультатив дәресләр дә бар. Шулай ук Кытайда мәктәптә көн саен иртәнге зарядка ясыйлар: аңа укучылар да, укытучылар да чыга.

8. Россиядә элек уку атнасының соңгы көнендә - шимбәдә «субботник»лар үткәрелгән. Бу көнне барлык балаларны чыбык белән суктырганнар. Моны җәза буларак түгел, «профилактика» итеп эшләгәннәр.

9. Бездә мәктәптә «биш»ле алган баланы мактыйлар, ә менә Чехиядә сүгәләр икән. Анда иң әйбәт билге - «бер»ле. Франциядә билгеләр 20 балл системасы буенча куела, Кытайда исә - 100 балл (60тан азрак балл бездәге «икеле»гә тиң). Норвегия мәктәпләрендә сигезенче сыйныфка кадәр билге гомумән куелмый.

10. Иң озын дәресне 2003 елда Австралия профессоры алып барган. Ул 54 сәгать дәвам иткән. Профессор биология буенча лекция укыган.

11. Иң кыйммәтле мәктәп - Бөекбританиядәге «Международная школа леди и джентльменов». Анда бер ай укыр өчен 5 миллион сум түләргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: