Туган як

Иң мөһиме – куллар

15 яшьлек шәһәрдәшебез Татарстан данын Бөтендөнья парамузыкаль фестивалендә яклаячак.

Мәликә Һадиуллина дүрт яшендә операция кичергәч, начар ишетә башлый. Әмма музыканы ул тибрәнешләр аша тоя. Кыз ишарәле җырлау белән биш ел шөгыльләнә. Номерда иң мөһиме – куллар. Алар җырның мәгънәсен, хисләрне җиткерә. 15 яшендә генә булса да, ул республика, Россиякүләм, дөнья конкурсларында катнашып, җиңүләр яулап тора. Мәликә көн саен дүртәр сәгать шөгыльләнә, шул ук вакытта яхшы укый, дуслары да күп. Фестиваль исә октябрь ае ахырында узачак. Мәликәгә уңышлар телибез.

Фото М. Һадиуллинаның шәхси архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: