Туган як

Җиңү бәйрәме

Яз көне берничә бәйрәм бар. Аларның иң зурысы 9 Май - Бөек Җиңү бәйрәмедер, мөгаен. Бөек Ватан сугышында совет кешеләренең фашист илбасарларын тар-мар итүе хөрмәтенә үткәрелә бу бәйрәм. Сугыш еллары турында мин әбиемнең сөйләвеннән беләм. Ул 1934 елда Норлат районында туган. Сугыш башланганда аңа 7 яшь була. Авылдагы ирләр сугышка...

Яз көне берничә бәйрәм бар. Аларның иң зурысы 9 Май - Бөек Җиңү бәйрәмедер, мөгаен. Бөек Ватан сугышында совет кешеләренең фашист илбасарларын тар-мар итүе хөрмәтенә үткәрелә бу бәйрәм.
Сугыш еллары турында мин әбиемнең сөйләвеннән беләм. Ул 1934 елда Норлат районында туган. Сугыш башланганда аңа 7 яшь була. Авылдагы ирләр сугышка китеп беткәч, колхозның бөтен эше хатын-кызлар иңенә төшә. Әнисе көне-төне эшләгәнлектән, Хаҗәр әбием өйдә кечкенә энеләрен, сеңелләрен караган. Ашарга әзерләгән, йорт-җирләрне җыештырган. Үзе бала гына булса да, олылар эшен дә башкарган. Ул вакытта барлык кешеләр дә фронт өчен эшләгәннәр, ә үзләре ач-ялангач торганнар. Әбием дә ачлы-туклы яшәгән, өстендәге киеме дә иске булган.
Сугыш бетү хәбәрен барлык кешеләр дә шатланып каршылыйлар. Хәзер инде тормышлар җиңеләер, дип уйлыйлар. Тик авыр вакытлар булып ала әле. Әбием аларны күз яшьләрен сөртә-сөртә искә төшерә. Соңыннан барысы да җайга салына, тормышлар яхшыра.
Ел саен Җиңү бәйрәмендә Хаҗәр әбием сугыштан кайтмаганнарны искә ала. Ул хәзер дә һәрберсен хәтерли. Әбием хәзер авылда исән-имин яшәп ята. Аңа һәм сугыш вакытын кичергән барлык кешеләргә дә исәнлек-саулык телим. Гомерегез озын һәм бәхетле булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: