Туган як

Гыйрфан батыр маҗаралары

Яшәгән, ди ир белән хатын. Аларның булган ди бердәнбер уллары Гыйрфан. Гыйрфан бик уңган, акыллы малай булып үскән. Үсеп җиткәч, ул авылда иң хөрмәтле кеше була, үзенең эшен ача. Гыйрфан хатыны һәм улы белән зур патшалыкта яшиләр, тик алар бәхетле яшәмиләр. Гыйрфанның беренче хатыны үлгәч, аның кулында бәләкәй бала кала....

Яшәгән, ди ир белән хатын. Аларның булган ди бердәнбер уллары Гыйрфан. Гыйрфан бик уңган, акыллы малай булып үскән. Үсеп җиткәч, ул авылда иң хөрмәтле кеше була, үзенең эшен ача. Гыйрфан хатыны һәм улы белән зур патшалыкта яшиләр, тик алар бәхетле яшәмиләр. Гыйрфанның беренче хатыны үлгәч, аның кулында бәләкәй бала кала. Бала әнисез үсмәсен дип, ул тагын өйләнә. Тик аның бу хатыны бик начар кеше булып чыга, Гыйрфанның баласын яратмый, әтисе өйдә булмаганда аны гел сүгеп кенә тора икән.

Ә бу вакытта һәр төн саен шәһәргә илле метрлы юан елан шуышып килеп, кешеләрне йота икән. Елан патшаның бердәнбер кызын, Зәйтүнәсен дә йоткан. Патша нәрсә эшләргә белми, янына вәзирләрен чакырып, алардан киңәш сорый. Бер вәзире:

- Безнең шәһәрдә Гыйрфан атлы бер ир яши. Әйдәгез, аның янына барып, булышуын сорыйбыз, - ди.

Гыйрфан патша янына барып, еланны эзләп табарга һәм Зәйтүнәне коткарырга сүз бирә. Икенче көнгә улын әбисенә илтте дә үзе еланны эзләп юлга чыга.

Менә ул еланны эзләп тапты. Батырлыгын җыеп, еланның авызына керде. Ә еланның эчендә зур шәһәр икән. Йотылган кешеләр күбәя-күбәя монда шәһәр төзергә уйлаганнар, дөресен әйткәндә, Гыйрфанның шушындый матур шәһәрне күргәне булмаган да әле. Сораша-сораша, ул патша кызы кайда торганын белде.

Ишек ипләп кенә ачылды һәм аннан патша кызы чыкты. Патша кызы бик чибәр икән. Алар бер күрүдә бер-берсен ошаттылар. Елан корсагыннан чыгып качмак булдылар. Йөгерә-йөгерә, алар тагын теге якты җиргә килеп җиттеләр. Гыйрфан, кылычын алып, әкрен генә бара башлады. Еланның телен кисте, еланның эчендә бар әйбер сүнде. Бөтен кеше, сөенә-сөенә, еланның эченнән чыкты, ә Гыйрфан, Зәйтүнәне алып патша янына барды. Патша кызын исән-сау күреп бик сөенде.

- Рәхмәт сиңа, батыр, минем кызымны һәм бөтен шәһәрне явыз еланнан коткардың. Шуның өчен мин сиңа Зәйтүнәне хатынлыкка бирәм, - диде патша.

Зәйтүнә белән Гыйрфан туй үткәрделәр һәм бәхетле тормыш башланды. Әле хәзер дә яшиләр!

Ландыш Мөхәммәтшина,

5нче мәктәп укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: