Туган як

Гомере буе әтисен көткән

Әбиемнең әтисе Бөек Ватан сугышы башлануга яу кырына киткән. Сугыш беткәч тә, әйләнеп кайтмаган. Өч кызы шулай әтисез үскән. Әбием әтисен гомере буена көткән. Кечкенә чагында күктә самолет күрсә, «әтием кайта» дип сөенгән. Самолет күздән югалганчы, елый-елый, яулыгын болгап йөгергән. Самолетлар очкан да очкан, ә әтисе һаман кайтмаган...

Үсә төшкәч, әтисе фамилиясенә охшаган фамилияле кеше турында ишетсә, «әтиемнең туганы түгелме», дип уйлап йөргән. Минем әбием әтисез үсүнең бөтен авырлыкларын татыган. Шуңа күрә хәзер дә, бик олы яшьтә булса да, ятим балаларны кызгана, аларга ярдәм итәргә тырыша, безне дә шулай тәрбияли.
– Жиребез, күгебез тыныч булсын, сугыш хәсрәтләрен күрергә язмасын! – ди ул. Без аның теләкләренә кушылабыз. Җиребез тыныч, күгебез аяз булсын иде.

Әминә Шәрифуллина, 5нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы

#ДЕНЬПОБЕДЫВМЕСТЕ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: