Туган як

Гимназия белән горурланам

Исәнмесез, «Туган як» газетасы редакциясе. Мин сезгә үзем укыган гимназия турында язып җибәрергә булдым.

Гимназия шәһәрнең көньяк-көнчыгыш ягында, Гагарин урамындагы 5в йортында урнашкан. Ул Муса Җәлил исемен йөртә. Анда укучы балалар Түбән Каманың төрле почмакларыннан килә. Укытучылар да югары белемле һәм дәресләрне бик яхшы аңлата. Анда төрле фәннәр укыталар.
Ашханәдә аш-суга оста апалар эшли һәм көн саен безгә тәмле, өстәвенә хәләл ашлар пешерәләр. Шуңа күрә гимназиягә балаларын күп мөселманнар йөртә.
345 укучыга 26 мөгаллим белем бирә. Мин үземнең туган телем татар теле булуы белән горурланам һәм аны үз балаларыма да тапшырырга тырышырмын.
Ильяс САБИРОВ, Муса Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең 5 нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: