Туган як

Гаиләм белән горурланам

Без гаиләдә дүрт кеше - әти, әни, абыем һәм мин. Әнием - Җәмилә, әтием - Марсель, абыем - Марат исемле. Без бик тату яшибез. Минем әти-әнием бик тырыш, эшчән һәм ярдәмчел кешеләр. Алар шушындый яхшы сыйфатларны бездә дә тәрбияләргә тырышалар. Әнием безне гел татлы ризыклар белән сыйлый. Ул тәмле ашлар...

Без гаиләдә дүрт кеше - әти, әни, абыем һәм мин. Әнием - Җәмилә, әтием - Марсель, абыем - Марат исемле. Без бик тату яшибез. Минем әти-әнием бик тырыш, эшчән һәм ярдәмчел кешеләр. Алар шушындый яхшы сыйфатларны бездә дә тәрбияләргә тырышалар.

Әнием безне гел татлы ризыклар белән сыйлый. Ул тәмле ашлар пешерергә ярата. Әтием дә бик булдыклы. Ул бик оста җырчы да әле. Кичләрен, буш вакытларында, җырлап бөтенебезнең күңелен күтәрә.

Абыемны да бик яратам. Аңа үндүрт яшь. Ул сигезенче класста укый. Бик оста итеп рәсем ясый. Спорт мәктәбенә йөри. Укуда миңа һәрчак ярдәм итә, киңәшләрен бирә.

Үзем бишенче класста укыйм. Фәннәрне яхшы үзләштерәм. Өйдә әти-әниемә булышырга да вакыт табам.

Ял көннәрендә без дәү әти һәм дәү әни янына авылга кайтабыз. Бөтен туганнар шушы нигезгә җыелабыз. Авыр вакытларда бер-беребезгә ярдәм итәбез. Менә шундый ул безнең нәсел.

Мин үз гаиләм белән горурланам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: