Туган як

«Футбол» уйныйлар, имеш

Беркөнне мин мәктәптән кайтып бара идем. Ә юлда кечкенә малайлар икмәк кисәге белән футбол уйныйлар. Эх, бүген без татар теле дәресендә нәкъ шул турыда хикәя укыган идек, андагы малайларның тәртипләре өчен оялып утырдык. Ә урамга чыккач, мондый хәлне тормышта күреп, мин бик гаҗәпләндем. Сак кына алар янына килдем. Балаларның кулларыннан...

Беркөнне мин мәктәптән кайтып бара идем. Ә юлда кечкенә малайлар икмәк кисәге белән футбол уйныйлар. Эх, бүген без татар теле дәресендә нәкъ шул турыда хикәя укыган идек, андагы малайларның тәртипләре өчен оялып утырдык. Ә урамга чыккач, мондый хәлне тормышта күреп, мин бик гаҗәпләндем. Сак кына алар янына килдем. Балаларның кулларыннан икмәк кисәген тартып алдым да: «Сез нишлисез? Икмәк белән уйнарга ярамый! Икмәк бит ул - яшәү чыганагы. Аны үстерү өчен күпме кеше хезмәт куйган. Икмәкне хөрмәт итәргә кирәк», - дидем. Ипине агачта эленеп торган җимлеккә салдым. Малайлар аптырашып карап калдылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: