Туган як

Эзләнгәннәр, тикшергәннәр

Түбән Камада «Тамырларың турында онытмыйча яшә» дип исемләнгән республика конференциясендә укучылар нәсел шәҗәрәләре турында сөйләделәр.

Туган якны өйрәнү конференциясенә мәктәп укучылары Татарстанның Саба, Тәтеш, Чирмешән, Әгерҗе, Апас һәм башка районнарыннан килделәр. Түбән Кама шәһәреннән һәм районыннан да катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Елдагыча Казанның инновация университеты филиалы кунакларны үзендә җыйды. Уку йорты укытучылары конференциядә экспертлар буларак катнашты.
Төрле номинацияләр буенча 12 секция эшләде: балалар тикшеренү эшләре үз шәҗәрәләре, якташлары, Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары, туган яклары, танылган шәхесләр һәм башкалар турында язган. Өч секция бу эштә беренче адымнарын ясаучыларны берләштерде. Башлангыч сыйныф балаларының тырышып әби-бабайлары, өйләрендә сакланган ядкәрләр, нәсел агачы турында сөйләделәр. Ләкин тикшеренү эшен башкаргансың икән, син аның өчен җавап та тотарга тиеш. Шуңа күрә чыгышлардан соң экспертлар хәтта беренче сыйныф укучыларына да өстәмә сораулар бирделәр.
Нәтиҗәдә, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр, калганнарга катнашучылар сертификатлары тапшырылды. Жюри әгъзалары әйтүенчә, конференция тугызынчы тапкыр уздырыла, эшләр ел саен фәнни төсмер ала.

Алия Исхакова

Фото: Л.Заһретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: