Туган як

Елдагыча – күңелле һәм файдалы

13 нче гимназиягә чит ил кунаклары килеп киттеләр.

Белем бирү йортында традицион лагерь сменасы узды. Оештыручыларның берсе Гөлсинә Җәләлетдинова әйтүенчә, чит телләр өйрәнүне, чит ил кешеләре белән аралашуны максат итеп куйган бу проект берничә ел дәвамында эшләп килә икән. 13 нче гимназия-интернатта кызлар татар, рус, төрек, француз һәм инглиз телен өйрәнәләр.
– Элекке елларда без инглиз телендә камил сөйләшүче, инглиз теле үз туган теле булган кешеләрне чакыра идек. Кызларга да мондый кунаклар белән аралашу кызык, чит телгә кызыксыну уяна. Быел Казанда яшәүче афро-америкалы Азиз әфәнде килде, – дип аңлата Гөлсинә ханым.


Быел шулай ук Төркиядән килеп, Казанда яшәүче Зәйнәп Аслы да чакырулы булган. Ул уллары Мәрт һәм Мәхмәт белән килгән. Кызларга үзен чит илдә, чит мохиттә ничек хис итүен, уллары яңа кешеләргә ничек ияләшүен сөйләгән. Зәйнәп ханым әле кызларны төрек ашларын пешерергә дә өйрәткән. Кичләрен кунаклар өчен шәһәр буенча экскурсия дә уздырганнар.


Шунысы кызык, кунаклар рус, татар телен белсәләр дә, 13 нче гимназия кызлары белән дәресләрдә һәм алардан тыш бары инглиз һәм төрек телендә сөйләшкәннәр. Шул ук вакытта гимназиядә Азиз әфәндене һәм Зәйнәп ханымны татар халык ашларыннан авыз иттергәннәр.
Биш көнлек лагерьга барлыгы 69 бала язылган, алар гимназия интернатында яшәгәннәр. Әйдаманнары исә дәресләрдән тыш осталык дәресләре күрсәткән, кызлар өчен кызыклы чаралар оештырган, күңел ачу чараларына алып барган. Махсус чакырган белгеч гимназия укучыларын тынычлану техникасына өйрәткән.
– Ләкин кызларның күңелләрендә иң күңелле чара булып холи-фестиваль калгандыр. Һиндстанда ел саен уздырыла торган буяулар фестивален без үзебездә дә оештырдык. Кызлар буялып бетсә дә, бик канәгать калды, – дип дәвам итә Гөлсинә ханым.

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: