Туган як

Экология сагында

Түбәнкамалылар «Экопатруль» республика-күләм конкурста җиңүгә лаек булган.

Беренче урынны Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы Таһир Әшрәпов алган. Ул экологларга, тиешсез урында хасил булган 2000 чүплек фотосын җибәргән. Моның өчен аңа ноутбук бүләк иткәннәр. Таһирның туганнан туган абыйсы Ринатка экология законнарын бозу турында 1000нән артык фото җибәргәне өчен фотоаппарат тапшырылган. Укучылар дүрт ел эчендә барлыгы 12 мең чүплек тапканнар. «Экопатруль» конкурсының тагын бер җиңүчесе – гимназия үзе «Иң актив мәктәп» номинациясендә бүләкләнгән.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: