Туган як

Дүрт аяклы дустым

Безнең Актырнак исемле көчегебез бар. Ул бик матур, йоннары ялт-йолт итеп тора, тәпи очлары ап-ак. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип исем куштык. Без аны төрле ризыклар белән сыйлыйбыз: сөт, аш, ботка ашатабыз. Ул, рәхмәт әйткәндәй, шатланып койрыгын болгый. Алгы тәпиләрен күтәреп уйный. Актырнакны мин көн саен урамга алып...

Безнең Актырнак исемле көчегебез бар. Ул бик матур, йоннары ялт-йолт итеп тора, тәпи очлары ап-ак. Тәпиләре ак булганга, без аңа Актырнак дип исем куштык.
Без аны төрле ризыклар белән сыйлыйбыз: сөт, аш, ботка ашатабыз. Ул, рәхмәт әйткәндәй, шатланып койрыгын болгый. Алгы тәпиләрен күтәреп уйный.
Актырнакны мин көн саен урамга алып чыгам. Үзе кечкенә генә булса да, ул бик җитез йөгерә. Урамда артымнан чаба, минем белән бик теләп уйный.
Көчегемне мин кечкенәдән төрле һөнәрләргә өйрәтергә тырышам. Берәр җиргә барып кайтсам, ул мине шатланып каршы ала, битемне ялый, күрешергә кулымны сузсам, тәпиен бирә. Мин биргән әмерләрне үти: бас дисәм - баса, утыр дисәм - утыра, ят дисәм - ята.
Безгә чит кеше килүен Актырнак әллә каян сизеп ала, өрә башлый. Әнә шундый бик кызык көчек инде ул. Миңа аның белән бик күңелле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: