Туган як

Чынаякта торт

Торт яратасызмы? Аны әзерләү күп вакыт ала дисезме? Без тәкъдим иткән тортны нибары 3 минут эчендә әзерләп була. Рецепты җиңел, әмма әзерләү өчен олылар ярдәме кирәк.

Микродулкынлы мичтә аерым савытта 4 аш кашыгы сыер мае эретегез. Өстенә 4 аш кашыгы он һәм 2 аш кашыгы шикәр салып, яхшы итеп болгатыгыз. Шул ук массага бер йомырка сытыгыз. Барысын да тагын бер кат яхшылап бутагыз. Аннары ярты кружка сөт, теләсәгез, бераз йөзем, чикләвек кушып болгатыгыз. Массаны фарфор кружкага салыгыз һәм микродулкынлы мичкә 3 минутка иң көчле куәтенә куегыз. Әзер тортка куертылган сөт (сгущенное молоко) сөртегез. Тәмле булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: