Туган як

Чулпан әкияте

Бик борынгы заманнарда, кеше үтеп керә алмаслык калын, караңгы урманда яшәгән ди бик явыз карчык. Ул авылларга барып кызлар урлый торган булган. Шундый караңгы төннәрнең берендә ул үзенә Чулпан исемне кызны урлап алып кайткан да, хезмәтче итеп тота башлаган. Кызны бикле өйдән чыгармыйча, якты көн йөзен күрсәтмәгән. Чулпанның көннәре, төннәре...

Бик борынгы заманнарда, кеше үтеп керә алмаслык калын, караңгы урманда яшәгән ди бик явыз карчык. Ул авылларга барып кызлар урлый торган булган. Шундый караңгы төннәрнең берендә ул үзенә Чулпан исемне кызны урлап алып кайткан да, хезмәтче итеп тота башлаган.

Кызны бикле өйдән чыгармыйча, якты көн йөзен күрсәтмәгән. Чулпанның көннәре, төннәре караңгы ябык өйдә эшләп узган. Үзе чыгып киткәндә өйне йөзак белән бикли торган булган. Көннәрдән бер көнне убырлы карчык чираттагы явызлыкларын эшләргә чыгып киткәндә, онытып тәрәзәне ачык калдырган. Чулпан беренче тапкыр йолдызлар тулы күкне, матур ялтыравык айны күргән. Ай Чулпанны тоткынныктан коткарырга булган һәм үзенең нур җепләреннән баскыч ясап тәрәзәгә китергән. Шул баскыч буйлап Чулпан күккә ашкан. Йолдыз булгач та, ул дөньяның матурлыгына сокланып туя алмый, иң иртә йокыдан торып, иң соң гына ята икән. Менә шуңа да аны кешеләр таң йолдызы - Чулпан дип атыйлар.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: