Туган як

Бурсык турында әкият

Борын-борын заманда урман патшалыгында бәйрәм – Шүрәленең туган көне икән.

Барлык җәнлекләр дә туган көнгә бүләкләр алып килгәндә, дөрес юлдан тайпылдыручы Төлке  җәнлекләрне игътибар белән  күзәтеп торган. Җыелгач, беренчеләрдән булып сүзне кәкре аяклы Аю әфәндегә биргәннәр. Ул  калын көр тавыш белән :
− Хөрмәтле Шүрәлебез, сезне  барлык җәнлекләрләр дә туган көнегез белән котларга тели! Безнең урман патшалыгында гадел патша булган өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтлебез!  Мин сезгә умарталык бүләк итәм, – дигән.
Барлык җәнлекләр дә шаулатып кул чапканнар. Соры явыз Бүре дә саранланмаган. Сарыклар көтүе бүләк иткән. Кылый күзле Куян да күп итеп кишер төяп килгән. Төлке, койрыгын сыйпап, хәйләкәр елмаеп, тавыклар кетәклеклеге  вәгъдә иткән. Читтә генә басып торучы тыйнак Бурсык кызарынган, бүртенгән, чөнки бүләге булмаган. Барлык җәнлекләр алдында, комачтай кызарып, чыгып киткән.
Шулай кайгырып утырган Бурсыкны күптәннән күзәтеп йөрүче хәйләкәр Төлке ярдәм кулы сузгандай:
− Әйдә, кәефеңне күтәрәм! Менә бу порошокны ялап кара әле! – дигән. Порошок исә наркотик икән, әмма Бурсык бу турыда белмәгәч, бернинди дә начарлыкны  уйламыйча, ризалашкан. Наркотикны бер генә тапкыр ялагач, икенче тапкыр да кабудан баш тарта алмаган, чөнки кәефе күтәрелгән, рәхәт булгач, шул тойгыны тагын татып карыйсы килгән. Ләкин өченче, дүртенче тапкыр кулланганда инде шундый ук җиңеллек кабатланмаган. Бурсык наркотикларсыз яши алмый башлаган...
«Доза»ны вакытында кабул итмәгәч, тәннәре авырта башланган. Бурсыкның гәүдәсе бөгәрләнгән, буыннары түзә алмаслык сызлый башлаган, эре-эре тир тамчылары чыккан, бөтен гәүдәсе тартышкан, калтыранган. Бурсык елаган, кычкырган, кыргый тавыш белән ярдәм сораган. 
Аның кыяфәте дә үзгәргән: үзе таушалган, картайган, йоны коелган...
Шулай итеп, Бурсык үзенең наркоманга әверелүен сизми дә калган. Урманның бер ямен дә  күрмәгән, җәнлекләр белән аралашмый башлаган. Ул – чит планета җәнлегенә әйләнгән. Аның бөтен кызыксынуы – чираттагы «доза»ны табу. Аны башка берни дә борчымаган. Өйдән әйберләр югала башлаган. Бурсыкның наркоман булуын, әти-әнисе, якын дуслары сизенсә дә, эшләр үгет-нәсыйхәт биреп торудан узмаган.
Көннәрдән бер көнне боларның барысын да ишетеп-белеп торган Бал корты аны умарталыкка кунакка чакырган. Ә үзе дуслары белән алдан ук сөйләшеп куйган:
− Бер җәнлекне дә рәнҗетмәгән,  яхшы күңелле Бурсыкка наркоманлыктан арынырга ярдәм итик.
Бал кортлары Бурсыкның бөтен җирләренә дә укол  кадаганнар. Түзә алмаслык авыртуларны җиңгәч, Бурсыкның хәле җиңеләйгән. Аның өчен дөнья ямьләнеп киткән. Гомеренең  файдасызга үткәненә бик үкенгән. Бал кортларына рәхмәтләр укып, урманына кайтып киткән. Бурсык һәрвакыт сәламәт яшәү рәвеше алып барган һәм башкаларга да файдалы киңәшләр биргән. Бүген дә тынгысыз Бурсык спорт белән шөгыльләнә, урман халкына «Наркотикларның зыяны» турында лекцияләр укый, ди.
Гүзәл ЯКУПОВА, 25 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: