Туган як

Булачак һөнәрем

Әле кайчан гына, чәчәк бәйләмнәре тотып, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән идек. Инде менә 11 ел үтеп тә бара. Алда безне зур тормыш көтә, барыбызга да булачак һөнәрләребезне сайларга вакыт җитте. Кемдер табиб, кемдер сәясәтче, кемдер укытучы булырга хыяллана, ә минем төзүче буласым килә. Республикабыз көннән-көн матурая, үсә. Авылларда,...

Әле кайчан гына, чәчәк бәйләмнәре тотып, беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән идек. Инде менә 11 ел үтеп тә бара. Алда безне зур тормыш көтә, барыбызга да булачак һөнәрләребезне сайларга вакыт җитте. Кемдер табиб, кемдер сәясәтче, кемдер укытучы булырга хыяллана, ә минем төзүче буласым килә.
Республикабыз көннән-көн матурая, үсә. Авылларда, шәһәрләрдә матур-матур биналар, заманча йортлар, спорт корылмалары төзелә. Минем дә шул төзелеш тармагында эшләп, яңа йортлар, зур кибетләр һәм яхшы юллар төзисем килә.
Тиздән Казаныбызда Универсиада булачак. Шуңа күрә, төзелеш көннән-көн киңәя: зур спорт сарайлары, заманча кунак йортлары калкып чыга.
Республикабыз тагын да матуррак булсын өчен, мин дә үземнең өлешемне кертергә телим. Дөньяда беркем дә күрмәгән, беркем дә ишетмәгән спорт комплексы яки стадион төзергә хыялланам. Без барыбыз да хыялланырга һәм аны тормышка ашырырга омтылырга тиешбез. Ә мин үземнең хыялларымның тормышка ашасын беләм. Якын киләчәктә сезне үзем төзегән стадионның беренче рәтләренә утырып, тамаша карарга чакырам.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: