Туган як

Бу кызыклы

Көненә кеше уртача 18 мең адым ясый. Кеше елына 10 миллион мәртәбә күзен йомып ала. Америкалыларның 40 проценты стоматологка беркайчан бармаган. Мәскәү метросы дөньяда иң тизе булып санала. Пик сәгатендә поездлар 90 секунд саен йөри. Байкал күле дөньяда иң тирән күл. Аның бассейнын Идел, Дон, Днепр, Енисей, Урал, Обь, Ганг,...

Көненә кеше уртача 18 мең адым ясый.
Кеше елына 10 миллион мәртәбә күзен йомып ала.
Америкалыларның 40 проценты стоматологка беркайчан бармаган.
Мәскәү метросы дөньяда иң тизе булып санала. Пик сәгатендә поездлар 90 секунд саен йөри.
Байкал күле дөньяда иң тирән күл. Аның бассейнын Идел, Дон, Днепр, Енисей, Урал, Обь, Ганг, Ориноко, Амазонка, Темза, Сена һәм Одер кебек иң зур елгалар 1 ел буе агып тутыра ала.
Йо-йо уенчыгы XVI гасырда Филиппинда барлыкка килгән һәм дошманга каршы корал буларак кулланылган.
Россия һәм Америка Кушма Штатларын нибары 4 километр аерып тора.
Әкәм-төкәмнең 24 мең теше бар.
Ай-ай (ленивец) гомеренең 70 процентын йоклап уздыра.
Алсу төс табигатьтә гомумән юк.
Тирәнрәк чуму өчен, крокодиллар таш йота.
Грифель карандаш белән 55 километр озынлыкта сызык сызып яки 45 мең сүз язып була.
Сигезаякның күз карасы турыпочмак формасында.
https://kaifodrom.ru/

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: