Туган як

Бөтен татар бер Казанда җыелышты

Соңгы вакытта телебез бетеп килә дигән сүзләрне еш ишетергә туры килгән чорда, милләтебезнең һичкайчан юкка чыкмавын тагын бер кат дәлилләүче чарада катнашырга туры килде миңа. 22-25 апрельдә мәркәзебез Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI Халыкара олимпиада узды. Дөньяның кайсы җиреннән генә килмәгән иде монда татарлар! Кытай, Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Франция, Эстония, Индонезия... Гаҗәп бит!

Безнең яшьтәшләребез булган чит илләрдән килгән милләттәшләребез белән дуслашып та, туганлашып та өлгердек. Аларның һәр сүзнең тәмен белеп, ашыкмыйча, бозмыйча, чит тел сүзләрен кертмичә, итагатьле итеп сөйләшә белүләре һәркемне сокландырды. Япон егете Чихиро Тагучи безнең газиз телебезне бик яратып өйрәнә икән. «Татар теленең яңгырашы матур!» – дип сөйләвен ишеткәч, аның алдында оят та булып китте, чөнки телебезне белмәгән үз татарларыбыз дә шактый бит. Минемчә, Финляндиядән килгән Ильяс һәм Касыйм Каадер кебекләрне дә үрнәк итеп куярга, алар турында күбрәк сөйләргә кирәк. Гранпри яулаган Ильяс Каадер сөйләме белән дә, белеме белән дә үз дәрәҗәсен нык күтәрде. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсенә чыгып, милләтебезнең киләчәге турындагы уйларын җиткергәндә, залда утыручы һәркемнең күзе яшьләнде. Үзем дә уңышлы чыгыш ясап, олимпиада призеры булдым. Бу җиңүем миңа иң зур бүләк. Әлеге олимпиаданың татарларны берләштерү өчен әһәмиятле чара булуына ышанам.
Фәридә СӨНГАТУЛЛИНА, 
М.Җәлил исемендәге 1 нче гимназиянең 10 нчы сыйныф укучысы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: