Туган як

Боера

шигырь

Әй кызык та бу әни,
Иртән торсам: – Юын, – ди.
– Мәчең әнә уянган,
Алыштыр бар суын, – ди.
– Бүген җылырак киен,
Мәктәпкә соңга калма.
Дәрестә бул тәртипле,
Кара, икеле алма!
Урамда күп уйнама,
Дәрес беткәч, кайт өйгә.
Аяк астына салма,
Эл киемеңне чөйгә!
Боера да боера,
Җитешеп булмый һич тә,
Дәресләр каралмаган,
Җиткән бит инде кич тә.
Илдар Миңнеханов,
Татарстан кадетлар корпусының
8 нче сыйныф укучысы

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: