Туган як

Бии торган фонтан

Бии торган фонтан күрдем

Кичә бакчада.
Биеп тора ул фонтаннар
Кемнәр басса да.


Дуслар да кереп карады,
Су туктамады.
Мин дә кереп бастым шунда,
Фонтан тынмады.


Кушылды малайлар, кызлар,
Фонтан суына.
Тыпырдашып уйнаштылар
Фонтан суында.


Фонтан тагын да шаяртты:
Утлар кабынды,
Алсу, яшел сары утлар
Биеп арыды.


Утлары биеп арыса да
Сулар качмады,
Без биегәнгә кушылып...
... җырлый башлады!
Камилә Ялалова,
36 нчы мәктәпнең
7 нче сыйныф укучысы

Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: