Туган як

Әбием турында

Минем әбием Пермь шәһәрендә туган. Ул анда үскән, укыган, яшәгән. 1961 елда минем әби комсомол путевкасы белән булачак Түбән Кама шәһәренә килә. Ул, иң беренчеләрдән булып, Түбән Кама төзелешендә катнашкан кеше. Шәһәрдә башта барак-лар, мәктәп, дәваханә һәм бик зур химия заводы төзелә башлаган. Химкомбинат төзүчеләре көндез эшләгәннәр, ә кичләрен укыганнар....

Минем әбием Пермь шәһәрендә туган. Ул анда үскән, укыган, яшәгән. 1961 елда минем әби комсомол путевкасы белән булачак Түбән Кама шәһәренә килә. Ул, иң беренчеләрдән булып, Түбән Кама төзелешендә катнашкан кеше.
Шәһәрдә башта барак-лар, мәктәп, дәваханә һәм бик зур химия заводы төзелә башлаган. Химкомбинат төзүчеләре көндез эшләгәннәр, ә кичләрен укыганнар. Ял көннәрендә алар агачлар утыртканнар һәм шәһәрне матурлау, бизәү эшләре белән шөгыльләнгәннәр. Шуңа күрә, безнең Түбән Кама бик матур! Шәһәрне ямьләндерүгә әбиемнең өлеше дә кергән. Аның бик күп орден-медальләре бар. Без әбине яратабыз, аңа озын гомер телибез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: