Туган як

Әбием һәм нәнәем турында

Минем ике әбием бар. Дөресрәге, бер әбием һәм бер нәнәем.

Солтания әбием – әниемнең әнисе. Ул бик матур, ягымлы, яулык бәйли. Кулларында аның дисбе булыр, без, балаларга, оныкларына, дога кыла әбием. Без килеп кергәч, ул бик тә шатлана.
Мин Солтания әби белән урамда йөрергә яратам, аңа серләремне сөйлим. Ә кайткач, бергәләп нәрсә дә булса пешерәбез. Аның киңәшләрен истә тотарга тырышам. Ул миңа әти-әниемне тыңларга куша, тәртипле, пөхтә булырга өйрәтә.
Нәнәем Рәфия исемле, әтиемнең әнисе. Ул да мине бик-бик ярата. Буе кечкенә булса да, үзе уңган. Аның пешергән коймаклары, вафлилары шундый тәмле! Телеңне йотарсың! Тавышы да, көлүе дә нәкъ кыңгырау кебек.
Әниләрне, әбиләрне саклыйк. Аларга ярдәм итик, әйткәннәрен тыңлыйк. Моның белән дә алар бик бәхетле булыр.

Айсылу Әхмәтҗанова,
13 нче гимназия-интернатның
5 нче сыйныф укучысы

Фото: infourok.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: