Туган як

Әбием-алтыным

Мин - бәхетле бала, минем әбием бар. Аныӊ исеме - Мөслихә. Әбием 1938 елда Шәӊгәлче авылында туган. Кечкенәдән үк бик күп авырлыклар күреп үскән ул. Сугыш вакытындагы ачлык аныӊ күӊелендә тирән эз калдырган. Әтисен дә сугыш елларында югалткан. Апасы белән урманнан чыбык-чабык җыюлары, әнисенеӊ күрше авылдан черек бәрәӊге җыеп кайтканын...

Мин - бәхетле бала, минем әбием бар. Аныӊ исеме - Мөслихә. Әбием 1938 елда Шәӊгәлче авылында туган. Кечкенәдән үк бик күп авырлыклар күреп үскән ул. Сугыш вакытындагы ачлык аныӊ күӊелендә тирән эз калдырган. Әтисен дә сугыш елларында югалткан. Апасы белән урманнан чыбык-чабык җыюлары, әнисенеӊ күрше авылдан черек бәрәӊге җыеп кайтканын көтеп утырулары, алабута үләненнән күмәч пешерүләре турында бүгенге көнгә кадәр куркыныч төш күргән кебек сөйли.
Хәзер әбиемә 79 яшь. Аның чал чәчләре, бит-кулларындагы җыерчыклары безгә кадерле һәм якын. Без аны бик яратабыз. Ул - безнеӊ гаиләдәге җылылыкны саклаучы учагыбыз. Аныӊ акыллы киӊәшләре безгә ныклы терәк булып тора. Шуӊамы, әбиемне бик күп кешеләр хөрмәт итә. Мин дә әбиемне бик яратам, аӊа озын гомер, ныклы сәламәтлек телим.
Эльвина ФӘЙЗУЛЛИНА,
Ташлык авылы,7нче сыйныф укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: