Туган як

Әби истәлеге

Татар милли киемнәрендә халык иҗатыныӊ осталыгы чагылыш тапкан. Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Күлмәкнең төсендә, аны бизәү алымнарында җирле үзенчәлекләр бар. Һәр төбәкнеӊ киеме әлеге як вә-килләренеӊ шәхси үзенчәлекләрен, холкын, зәвыгын тасвирлаган. Аӊа карап, иясенеӊ яшен, дәрәҗәсен...

Татар милли киемнәрендә халык иҗатыныӊ осталыгы чагылыш тапкан. Хатын-кызларның борынгы стильдәге күлмәге тоташ яки өзек буйлы, такма итәкле итеп тегелгән һәм төрле декоратив алымнар белән бизәлгән. Күлмәкнең төсендә, аны бизәү алымнарында җирле үзенчәлекләр бар.

Һәр төбәкнеӊ киеме әлеге як вә-килләренеӊ шәхси үзенчәлекләрен, холкын, зәвыгын тасвирлаган. Аӊа карап, иясенеӊ яшен, дәрәҗәсен белеп булган. Мәсәлән, Казан татарларының өске итәк куеп тегелгән күлмәкләре XVI йөзгә караган мәгълүматларда ук очрый. Күлмәкне кызыл, ал, яшел, зәңгәр төстәге фабрика тукымасыннан теккәннәр.
XIX йөз ахырларында фабрика тукымасы нык таралган заманнарда купшы бала итәкләр кую модага кергән. Кызлар һәм яшьрәк хатыннар күлмәгенең кысасы билдән генә булып, иңгә сыланыбрак тора, ә итәге, киресенчә, киңрәк итеп тегелә. Аның аскы өлешендәге бала итәкләре күлмәкне киңрәк һәм купшы итеп күрсәтә.
Миндә бабайныӊ сеӊлесе Самания апаның яшь чагында кигән күлмәге саклана. Ул Чирмешән районындагы Иске Кади авылында яши. Әлеге ачык алсу төстәге биш рәт бала итәкле күлмәк хәзер миӊа да таман. Тукыманы аӊа Украинада яшәүче апасы узган гасырныӊ 50нче еллар башында җибәргән. Авылда мондый затлы һәм матур төстәге тукыма сирәк очраган. Самания апа, күлмәген тектергәч, аны бары тик кадергә генә - кызлар янына утырмага барганда кигән. Ул бүген дә өр-яӊа сыман. Бу вакытта инде чулпылар, тәӊкәләр такмаганнар, авылда калфак киюче дә булмаган. Барлык хатын-кызлар туздырып яулык бәйләгән.

 

Гүзәл ӘХМӘТҖАнова,

13нче гимназия-интернатының
7нче сыйныф укучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: