Туган як

Әби дөрес әйтә

Җәй җиткән саен мине авылга кайтарып куялар. Бик рәхәт анда! Туйганчы йоклыйсың, тәмле ашыйсың. Урманга барасың, дусларың белән балыкка йөрисең. Бигрәк тә, Сабантуй бәйрәме күңелле. Бервакыт шулай, әбием мине урамда уйнап йөргән җиремнән чакырып кертте: - Улым, сезнең шәһәрне «тилибизер»дән күрсәттеләр әле... - Әйе, әби. Безнең шәһәр шундый данлы ул,...

Җәй җиткән саен мине авылга кайтарып куялар. Бик рәхәт анда! Туйганчы йоклыйсың, тәмле ашыйсың. Урманга барасың, дусларың белән балыкка йөрисең. Бигрәк тә, Сабантуй бәйрәме күңелле.
Бервакыт шулай, әбием мине урамда уйнап йөргән җиремнән чакырып кертте:
- Улым, сезнең шәһәрне «тилибизер»дән күрсәттеләр әле...
- Әйе, әби. Безнең шәһәр шундый данлы ул, гел мактап торалар...
- Шулайдыр, - дип әйтте әби, - даны тагын да таралачак әле аның...
Әбиемнең йөзе бер дә елмайганга охшамаган иде. Нәрсә булганын телевизордан кич яңалыклар тапшыруын караганда белдем. Түбән Камада Сабантуйда бушлай чәк-чәк өләшкәннәр икән. Кайберәүләр шул чәкчәкле арба өстенә үрмәләп менгәннәр, кешеләрне таптый-таптый! Шуны видеога төшереп, Интернетка да куйганнар.
Шул көнне әби миңа бер яңа сүз әйтте: «Ул кешеләр сезнең шәһәрегезне рисвай иткәннәр бит».
Рус телендәге «рисовать» һәм «разбой» сүзләренә охшаган ул сүз белән мин шулай таныштым.
Илназ ХАФИЗОВ,
11нче мәктәпнең 5в классы укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: