Туган як

Бүгенге һәм кичәге уеннар (дәвамы)

(Дәвамы. Башы 21 август санында).

Монда язылганнардан чыгып, кемнәрдер «кызлар уенын» озакка сузылган, ялыктыргыч, күңелсез бер күренеш, дип бәяләргә мөмкин. Һич юк! Ул 2-3 сәгатьтән ары сузылмаган. Яшьләр ул уенны зарыгып көтеп алганнар. Әйткәнемчә, җыен тәртипләре һәм уеннары яшьләргә иркенрәк аралашу, якыннан сөйләшү, хатлар алышу, бүләкләр бирешү, вәгъдәләшү, алгы көннәрдә бәйләнешне ничек дәвам итүне юлга салу мөмкинлеге тудырган, чөнки елның башка бәйрәмнәрендә һәм уеннарында (аулак өйләрне искә алмаганда) болай ук иркенләп аралашу мөмкин булмаган (шәригать, гореф-гадәт, ата-ана тыйган).
Билгеле инде, Сабан туенда һәм җыеннарда ныклап бәйрәм итү, күңел ачу, кыңгыраулы атларда йөрү, гармунга җыр-лап урам әйләнү, сыра ясау, бал әчетеп эчү, киенеп-ясанып буй-сын күрсәтү, яшьләр арасына кереп уеннарда катнашу, туйлар үткәрү һ.б. теләсә кемнең хәленнән килмәгән. Авыл халкының шактый өлеше бу бәйрәмнәргә бик тыйнак катнашкан, хәтта өстенә кияргә алмаш күлмәге, башына бәйләргә гади ситсы яулыгы да булмаган буй җиткән кызларның, кияргә бер чалбары һәм яңа чабатасы булмаган аюдай таза егетләрнең, башкалар урамда күңел ачып йөргәндә яки тезелешеп кичке уеннарга чыкканда йөрәкләре әрнеп һәм әче күз яшьләрен сыгып койма ярыкларыннан яки тәрәзә читләреннән генә карап уздыру очракларын да сөйлиләр өлкәннәр.
Яшьлекләрен шундый мохтаҗлыкларда үткәрүчеләрнең җырлары да эчке дөньяларына  аһәңдәш  булган: 
Алдым чиләк, бардым суга –
Суларым булмаганга,
Агым суга карап җылыйм
Бәхетем булмаганга.                                        
Нигә соң көннәр караңгы,
Әллә кояш сүнгәнме?
Әллә аның да нурларын
Хәсрәтләрем күмгәнме?
Элек шулай ук яшьләр генә җыйналып уздырыла торган, «Чишмә бәйрәме» дип исемләнгән күңел ачу, егетләр-кызлар очрашу, бер-берсен табышу бәйрәме үткәрелгән. Ул бәйрәм җир-су кибү белән Сабан туйлары алдыннан булып, 2-3 көн дәвам иткән. «Чишмә бәйрәме» нең урыны – бик көчле чишмә ургып-агып чыккан җир булган. Бу иң беренче язгы бәйрәмгә якын-тирә авыллардан күп яшьләр җыелган, хәтта шактый ераклардан килгәннәр (билгеле, авылда якыннары, канкардәшләре булганнары). Күп кенә яшьләр бер-бер-се белән шул бәйрәмдә танышып вәгъ-дәләшкәннәр, гаиләләре аңлашып, көзгә таба кавышканнар. Авыл халкы әлеге бәйрәмдә табышып, кавышканнарны хөрмәт иткән.
 «Чишмә бәйрәме» шул чор татар яшьләре уеннары белән үткәрелгән, ләкин ул XIX 
гасырның ахырларында сүнеп кала. Аның туктавына язын авыл(лар)да эш бик күбәю, өстәвенә, шул мизгелләрдәрәк Сабан туе кебек гомумхалык бәйрәме дә үткәрелү сәбәп була. Картлар, ата-аналар яшьләрнең «Чишмә бәйрәме»ндә «вакыт сатып» йөрүләренә авырыксынганнар.
...Әби-бабамнарның хезмәте дә, ягъни болынга печәнгә төшүләре дә зур бәйрәм-уенны хәтерләткән. Аларның сөйләвен 
диккатъ белән тыңласаң, шул заманда яшисең килә әлбәттә. 
Кичке уеннарны бергә уйнаган парлар кебек, печәнлекне бүлгәндә дә, алдан сөйләшенеп, үз өлешләрен серләре киле-шә торган (тату) 2-3 хуҗалык рәттән алырга тырышкан. Болай эшләгәндә болынга бергәләп чыгу, куышлар ясау, берсендә 
генә булган коралны уртак файдалану, бер-берсенә булышып эшләү, атлардан файдалану, кипкән печәнне кибәнгә кую һ.б. җиңелрәк булган, эш тизрәк барган. Бергәлекнең киңәш-табыш итү өчен дә уңайлыгын белгәннәр борынгылар. 
...Болынны бүлеп кайтканда ук, кайсы көн-дә чыгу хакында сүз куешканнар һәм бөтен авыл әзерләнә башлаган: «чәчкә кабарлык» итеп чалгылар үткенләнгән, ул вакытта әйтелгәнчә, чабылган җиргә «тәңкә чәчәрлек» булырга тиеш. Бу тәгъбирләр җирнең чистарып калуын һәм печәннең күп чыгуын күздә тоткан. Чалгы таптау сандаллары һәм чүкечләре, запас чалгы саплары, янавычлар, ике-өч җәпле агач сәнәкләр, балта, чәй кайнату һәм аш пешерү савытлары, кием-салым, зур киндер чыбылдык, бау һ.б. әзерләнгән. Бу әйберләрнең кайберләре әртилгә берәү генә алынган. Ашамлыклар: икмәк, бәрәңге, тоз, казылык (йорт колбасасы), ярмалар, әйрән һ.б. Җиләк-җимеш эш урынында җыелган (җир җилә-
ге, чия, бөрлегән һ.б.). Чәй урынына җиләк һәм карлыган яфрагы кулланылган.
Болынга чыгу көне зур бәйрәм төсен алган. Иртүк торып әзерләнә-җыена башлаганнар, ә төшке аштан соң авылның барлык ныклы (печән чабырдай) ир-аты арбаларга төялешеп юлга кузгалган. Чакрымнарга сузылган бу олаулар тезмәсендә 
тальян моңы, скрипка чыңы, егетләр җыры яңгырап торган. Иртә таңнан төшкәчә төр-ле авазлар, ыгы-зыгы белән кайнап торган авыл кинәт тынып калган. Китүчеләргә кызыгып күзәтүче малайлар, соңгы олаулар күмелгәнче карап торганнар (кайберләре куыш сакларга китте бит!), ә намазлык өстендәге өлкәннәр болынчыларга уңышлар теләп, Аллаһы сүзләре белән догалар багышлаганнар.
Болынга барган көннең калган өлеше куышлар ясау, аш-су әзерләү урыннары көйләү, чалгыларның үткенлеген сынап карау (куыш ябарлык печән чабу), эчәргә яраклы су булу-булмауны барлау, җиләклек эзләү, балыклы күл табу һ.б. әзерлекләр белән үткән.
Икенче көннең хуш исле иртәсендә болын аланлыкларын, әрәмә араларын, күл буйларын чалгы чыңнары бизәгән. Халык болын эшенә зур дәрт белән тотынган һәм сүрелмәс өмет белән башкарган. Көне буе авыр хезмәттә булуларына кара-
мастан, кичләрен егетләр тальянга кушылып җыр сузганнар.
Су буйларын яңгыратып җырлыймын да, сызгырам,
Әкрен генә яшь гомеремне күл буенда уздырам.
Кызарып кояш чыкканда нурланалар тугайлар –
Шатланыша барча кошлар, сандугачлар, тургайлар.
Аларның йөрәк моңнарын кичке эңгердә карачкыл булып шәйләнүче таулар еракларга озаткан... Болыннарда печән эше ике атнага сузылган, аңа нык әһәмият бирелгән, чөнки терлекләрнең кышкы төп азыгы шул печән булган.
Берничә көн чабып печән җыю эше башлангач хатын-кызларны, эшләрдәй малайларны да болынга алып китәләр – авыл болынга күчкән. Авылда йорт саклаучы карт-коры һәм яшь балалар гына калган, ә болын тагын да җанлана төшкән, җәйге озын көннәр буе эш кайнаган: печән чабуны дәвам иткәннәр, кипкәнен күбәләргә һәм чүмәләләргә салганнар, атка атланган малайлар аларны кибән өясе урыннарга тарттырган. Кибән өюне тәҗрибәле ирләр, картлар башкарган.
Болын эше халыкның тормышын төрләндергән, ә яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирүдә гаять әһәмиятле урын тоткан.
Сәламәт булып озак яшәүгә карата халык инде күптән үз кагыйдәсен әйткән: «Һәр нәрсә – гамәл үз чамасында булганда гына файдалы була, гомерне озынайта». Моннан күренгәнчә хезмәт белән ял, күңел ачуның чиратлашып уздырылуы – бигрәк тә тәрбияви әһәмияткә лаек булуын аңлыйсың. Тәмле нәрсә күп булмаган кебек миндә уен белән мавыгып хезмәткә кереп китүемне сизми дә кал-ганмын, сүзем бит элекке уеннар хакында иде. Әбием – Сәкинә Әгъләмҗан кызы, апам – Шәмсебану Мөхәммәтзаһир кызының яратып сөйләгән, бүгенге көндә бары тик ядькәр булып сакланган берничә уен хакында әйтеп узмый булмас, мөгаен. 
Күз бәйләшле (яки сукыр тәкәле) уены: бәйләнгән күз белән тавыш буенча күзен бәйләгән икенче кешене табу (егет бе-лән кыз башкара). Берсе тавыш бирә һәм икенчесе шуның буенча эзли. (Искәрмә: Безнең балалар бакчасында да бу уенны балалар яратып уйныйлар (бигрәктә Яңа ел бәйрәмендә әлеге уенны Кыш бабай оештыра).
Булавка яшерү уены: берәүне өй алдына чыгаралар. Түгәрәкләнеп утырганнарның берсенә (егет чыкса – кызга, кыз чыкса – егеткә) башкаларга күрсәтеп булавка яшерәләр. Эзләүче чакырыла. Гармун уйный. Эзләүче утыручылар буенча йөри башлый. Булавка яшерелгән кешегә якынлашкан саен, гармун тавышы көчәя, ә үтеп киткәч тагын әкренәя. Шул тавыш буенча (иң көчле уйнаганда) булавка яшерелгән кеше табыла. Инде булавканың үзен табасы кала. Булавка да нәкъ шул юл белән эзләнә. Тапкан кеше яшергән кеше урынына утыра, тегесе эзләүчегә әйләнә.
Юкә үбешле: кемдер билгеле бер озынлыктагы юкәләрне уртадан учмалап тотып тора (юкәләр саны төрлечә булырга мөмкин). Юкәләрнең бер башыннан егетләр, икенче башыннан кызлар тота, бер үк юкә очларына туры килгән парлар, халык алдында үбешергә тиеш. Ишсез юкә алган кешегә «җәза» бирелә (җыр, бию, көлдергеч сөйләү). Иң авыр эш үбешү булган (егетләр әрсезләнсә дә, кызлар ялындырган яки бөтенләй баш тарткан). 
Яулык яшереш: түгәрәкләнеп утыручылар тез астыннан, кул яулыгы әрле-бирле тиз-тиз йөртелә (яулыксыз куллар да өзлексез хәрәкәт итә). Яулык белән тотылган кешегә «җәза» бирелә һәм эзләүчегә әйләнә. (Әлеге уен да балалар бакчасында сабыйлар белән уйнала, җырлы-биюле уенның аталышы шул ук).
Элек яшьләр арасында кара-каршы җыр ярышы уздырылган, башкача әйткәндә «чәнечкеле» җырлар киң кулланылган, мәсәлән:
Егетләр: 
Сандугачлар сайрый диеп,
Чыпчык сайраган була;
Кисеп, ыштан тегә белми,
Егет сайлаган була.
Кызлар:       
Сандугачлар сайрый диеп,
Чыпчык сайраган була;
Ат тугарып җигә белми,
Кызлар сайлаган була.
Егетләр:     
Аклы күлмәкләр киясез
Бавын салындырасыз,
Бал буясаң, чебен кунмас
Нигә ялындырасыз?
Кызлар:       
Тәрәзә төбем сигез гөл
Сигезе дә симез гөл;
Мине ташлап, ятны сөйсәң
Бизгәк тотсын сигез ел.
Табышмак әйтеш. Берничә мисал: асылынган-салынган – аңа кызлар ялынган (чаршау); утта янмый, суда батмый (боз); ите хәрәм, мае хәләл (балавызлы бал); үзе бер карыш, сакалы биш карыш (энә-җеп); ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән (мич); җырлап бара, җырлап кайта (орчык); башы тарак, койрыгы урак – моны белмәгән дурак (әтәч) һ.б.
Номерлы: алып баручы өстәл башына урнаша, һәркемгә саннар (номерлар) атап чыга. Номерлап чакырып, һәр кешедән нәрсә булса да алып, егетләр һәм кызларның әйберләрен аерым куя. Алып баручы ике төркем әйберләреннән берәрне алып, боларга нишләргә, дип сорый. Халык:«парлап җырларга», «култыклашып йөрергә», «берсенә җырларга, берсенә биергә» дип «наказ» бирә. Әгәр «йолдыз санарга чыгарга», дисәләр, егет белән кыз өй алдына чыгалар, аларга 2-3 минут вакыт бирелә, алар анда кыска гына сөйләшергә, тиешле булса, кочыш-үбеш үткәрергә яки сер сыярдай кешеләр булсалар, үзләренең мәхәббәт парларына тапшырасы сүзләрне әйтергә мөмкиннәр. «Йолдыз санау» озакка сузылса, «илче» җибәрелә, ул аларны шелтәләп өйгә кертә. Бу уенда сирәк кенә «халык алдында кочаклашырга» яки «үбешергә» дип тә, «наказ» бирелгән, ләкин ул күп вакытта үтәлми калган. Бердән, монда егет гаять зур кыюлык күрсәтергә тиеш булса, икенчедән, кыз, кеше алдында андый ук «оят эш» тән үзен тыйган, кеше теленә керүдән курыккан һәм рөхсәт итмәгән.
Судлы уйнау: чаярак бер егетне яки кызны судья (хаким) итеп сайлыйлар. Судья бердән яңгырашлы сүзләр язып 4 жирәбә (шобага) әзерли, ләкин анда «чыгарга» дигән сүз язылмый калмый (җырларга, чыдарга, сыгарга, чыгарга). Шобагалар 4 кешегә алдырыла. «Чыгарга» дигәне эләккән кеше өй алдына чыгарыла, ә өйдәгеләр аның һәр төрле «гөнаһларын» хөкем итүчегә язып бирәләр. Имзасыз «жалобалар» кабул ителми. Кәгазьләр җыелып беткәч, чыккан кеше чакырыла. Ул кереп һәм баш киемен салып судья каршысына баса. «Суд» башлана. Судья кәгазьләрдәге сорауларны укый башлый, ә «гаепле» җавап бирә. Кайбер сорауларның үрнәкләре: 1) бүген бу йортка кем өчен килдең? 2) аулак өй беткәч кемне озатасың? (яки озаттырасың); 3) гомереңдә ничә егет (кыз) белән йөрдең, төгәл исәбе бармы? 4) хәзер фәлән белән борчагыгыз пешәме? 5) ташлаган ярың белән хәзергесе арасында нинди аерма бар? 6) фәләнне бер генә тапкыр озаттың, хәзер нигә бармыйсың? 7) өенә кайтырга курыккан карт кызларны озатып куйган өчен, сиңа күпме түлиләр? 8) егетең киткәннең икенче көнне үк башкалар кочагына чумдың, – син шулай ук ышанычсызмы? 9) сорау җыр белән дә бирелә:
Сиблә чәчең, сиблә чәчең
Сиблә чәчең давылда,
Үзәгеңне өзә торган
Ярың кайсы авылда?
Җырлап алыш. Тезелешеп яки түгәрәк ясап утыралар,  бер буш урын калдырыла. Ул урынга күрше булган егет яки кыз, үзе теләгән берәү алдына барып аңа җыр белән дәшә (гадәттә, егетләр башлый. Җырны такмаклап әйтергә мөмкин). Эчтәлеге әйбәт булган теләсә нинди җыр кулланырга мөмкин. Мөрәҗәгать ителгән егет яки кыз җавапны шулай ук җыр белән башкара һәм чакыручы янәшәсенә килеп утыра, иясез калган урынның бер күршесе уенны дәвам итә. Бик сирәк кенә чакыру (шулай ук, җыр белән) кире кагылырга мөмкин. Андый хәлдә башка кешегә мөрәҗәгать ителә, ләкин башка җыр белән. Мисаллар:
Егет:              
Алъяпкычың чеметем-чеметем
Бармы синең егетең?
Булмаса синең егетең;
Синдә минем өметем.
Кыз (җавап):  
Күлмәгеңнең, җиләнеңнең
Сәдәпләре сөяктер,
Сиңа минем ише түгел,
Матуррак кирәктер.
Кыз (дәшә):    
Кулларыңда тальян гармун
Уйна төрле көйләргә,
Яшь йөрәккәем ашкына
Сиңа серен сөйләргә.
Егет (җавап):  
Аллы күлмәк, кара пояс
Бумабыз бушамаса;
Пука сөеп карыйк әле
Ташларбыз ошамаса.
Кире кагуга бер мисал:
Егет:               
Менмим дисәң дә менәрсең
Баскычларын сырлагач;
Җаның түзмәс баралмыйча
Мин чакырып җырлагач.
Кыз (җавап):   
Безнең киртә буйларыннан
Үтеп китә су юлы;
Бик күп сүзләр ишеттердең
Бармыйм әле бу юлы.
Күренүенчә, бу уен яшьләрдән гаять зур тапкырлыкны, иҗат итү таланты таләп иткән, шунлыктан, аңа (һәм андыйларга) алдан әзерлек белән килгәннәр.
Ярәшү уены («Алдым чыбык» та диләр). Берәүне уртага алып һәм түгәрәктә әйләнеп (яки утырган килеш кенә) җырлыйлар һәм, уртада кем булуга карап, болайрак «димлиләр»: 
Даими баш:                         
Суда сусар үтердем
Кара бүрек тектердем,
(кызларга һәм егетләргә)                
Фәлән иптәш, фәләнеңнән
Кадерле хат китердем.
Икенче җыр (кызларга):    
Аллар алыр үзеңә,
Атлас алыр үзеңә;
Барасыңмы, бармыйсыңмы –
Җавап кайтар сүземә.
Егетләргә:                           
Яулык чигәр үзеңә,
Кисеп тегәр үзеңә.
Аласыңмы, алмыйсыңмы –
Җавап кайтар сүземә.
Җаваплар, гадәттә, кире кагу рәвешендә, сүз белән әйтелә: «Алдым чыбык, киттем чыгып – барып кердем Шакирларга: өстәлләрендә юка (тәбикмәк), сөйләмәгез юкка»; «алдым чыбык, киттем чыгып – барып кердем Харисларга, машиналары җөйләми, кеше белеп сөйләми»; «... ... Фатималарга, самавыр куйган күмерсез, алгач (баргач) кына белерсез» һ.б.
Күршең белән татумы? Егетләр-кызлар парлап түгәрәкләнеп утыралар. Уртада, кулына киң генә каеш тоткан егет кала. Үзе кырына утырырга теләгән кызның егете каршысына килеп «күршең белән татумы?» дип сорый. Теге егет, «тату», дисә учына өч тапкыр каеш белән йомшак кына суга. Тагын сорауны кабатлый, «тату», дисә катырак суга. Берничә кат кабатлагач, эш чыкмасын күреп, сугучы икенче пар каршысына китә. Әгәр кулына сугылган егет кыз белән утырырга теләмәсә, башта ук «тату түгел» дип, уртага чыга һәм каешны алып уенны дәвам итә. Болай да була: әгәр сугу бик катыга китсә, кыз: «минем өчен җәфа чикмә» – дип, үзе бирелергә өнди, чөнки аның сугучы егет белән утырасы килә. Тагын: әгәр кыз, башта сайлаган егете белән утыруны хуп күрсә, кулын егетнеке өстенә куя, ә кызлар кулына сугарга ярамый. Бу уенда утыручылар, шыпырт кына хәбәрләр, хатлар алышалар, кичәдән соң очрашу-озатуны хәл кылалар.
Аулак өйләрдә тагын мондый уеннар башкарылган: йөзек яшерешле; йөзне әйрәнгә тыгып тел белән акча эзләү; әгәр өй кечкенә булмаса, тотаклашып җырлау – уртага алынган кешегә «наказ» бирелә; өй нык булса, биюләр оештырыла (төрлечә); почталы уйнау (оештыручы – почтальон, адреслар – саннар буенча кыска гына хатлар алышу); патшалы; макташлы; зәкә-зәкә; чума үрдәк; агыш; шешә әйләндерү; арка сугыш һ.б.

Нурзия Мирхазова

Уен күренеше /автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: