Туган як

Бүгенге һәм кичәге уеннар

Нинди генә уенны алма, аның нигезендә халык акылы, милли үзенчәлекләре, көнкүреш гадәтләре ята. Әкиятләр, бәетләр, җырлар кебек үк, уеннар да, буыннан-буынга күчә-күчә шомарганнар, аларга яңа кызыклы вакыйгалар, сүзләр, хәрәкәтләр өстәлгән. Уен- нар балаларда үз көчеңә ышану, күмәклек, ярдәм-ләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбия-ли.

Гореф-гадәт

Кичке уеннар
Балачакта, үсмер чорда уйнаган уеннар кемне генә яшьлек елларына алып кайтмый да, кемнең генә хәтер сандыгын актарырга мәҗбүр итми икән. 
Минем үземнең күңелемдә, балалар бачасына йөргән чакта «Кеше»ле, («Казан»лы дип тә атыйлар),  үсә төшкәч Сабан туе буласы урында уйнаган «Миләүшә» уены мәңгелек хатирә булып уелып калды. «Ал кирәк, гөл кирәк – безгә Миләүшә кирәк!» дип көйләп әйтелгән сүзгә җавап урынына йөгереп барып җитәкләшеп баскан егет һәм кызларның арасын өзү таләп ителә, әгәр өзә алсаң, шуның берсен (ошаганын) үз ягыңа алып китәсең, өзәргә көчең җитмәсә, үзең шулар арасына басасың. Бу инде, әлбәттә, кызлар өзә алмаса гаеп саналмый иде, егет кеше өзә алмаса, әлбәттә оят иде... 
Әбием Сәкинә, әниемнең апасы Шәмсебану апа сөйләве буенча, элекке вакытта җыен уеннары оештыру һәм уздыру гадәти саналган. Андый уеннарны, билгеле булганча, күл суыннан ачылган матур аланлыкта, яшел болында үткәргәннәр. Шундый серле, сихри урыннарны күз алдына китерүе дә күңелгә рәхәтлек өсти: мул сулы инеш, күпләгән чишмәләр белән бизәлгән, тирә-ягын урманнар белән әйләндереп алынган туган як табигате! 
Җыенда үткәрелә торган «Кызлар уены» төп уен саналган. Бу уенга җиткән егетләр-кызлар һәм кунак егетләре-кызлары катнашкан. Шулай ук, уеннарга күрше авыл яшьләре дә килгән, аларныкына, киресенчә, безнең «әби-бабайлар» барган. Авылның урта яшьтәге ир заты, өйләнгән егетләре, яшьрәк хатыннары, яшь киленнәре, кунак кызларын озата чыккан җиңгиләр, аерым төркемнәргә берләшеп, күзәтүче буларак катнашканнар. Үсмер егетләр һәм кызлар, шулай ук, күзәтүче төркемнәрне хасил иткәннәр. Бала-чага, чыр-чу килеп, чабышып-куышып уйнаган. Малайларның күбесе инеш буе талчыбыклары, сүсәнкәдән үрелгән камчылар белән «коралланган». Аерым урыннарда оештырылган түгәрәкләрдә яшьләр җыр-биюле уеннар башкарганнар. Кызлар уенының төп өлеше, гадәттә, төштән соң башланып кич тәмамланган. Аның оешуын һәм дәвам ителүен болайрак күзаллыйк: әнә бер тыкрыктан егетләр тезелешеп кочаклашканнар да тальянга җырлап киләләр, тыкрыкка бер рәт булып сыймагач, ике рәт тезелгәннәр. Хәрби хезмәткә китәчәк егетләр авылда олы хөрмәткә ия булган. Мәйданга – алар хуҗа, шунлыктан, кызлар уенын башлау өчен булачак солдатларны көтәләр. Мәйданга (аланга) килеп кергәч, инде түгәрәкләнеп, егетләр өндәү җыры башкаралар:
Бәйрәмебез үтсен әле  җырлап-биеп, уйнап кына
Күпсенмәгез, тарсынмагыз – без хәзер кунак кына.

Үз араларыннан кыюрак һәм өс-башы бөтенрәк куәтле егетләр һәм хәрби хезмәттән кайткан берничә буйдак, хатын-кызлар җыелган төркемгә һәм җыр-бию төркемнәренә барып, кызларны уенга чакыралар һәм җитәкләп китереп, аланның уртасына егетләр белән аралаш түгәрәк төзи башлыйлар. Билгеле, кызлар оялалар, ялындыралар, карышалар (бөтен мәйдан карап тора бит!). Шунлыктан күбесен мәҗбүриләп китерәләр, ә түгәрәктән качырмау вазыйфасы – аралашып тоташкан егетләр эше.
Егетләр-кызлар аралашып тотаклашкан түгәрәктәгеләр билгеле бер санга җиткәч (мәсәлән, 16 кеше), аннан соң килүче парлар җитәкләшеп түгәрәк тирәли әйләнеп йөри башлыйлар, кызлар эчке яктан хәрәкәт итәргә тиеш. Әйткәнемчә, уенга катнашудан баш тарткан авыл кызларын кулыннан тоткан егет мәҗбүриләп алып килә («егет сүзе бер булыр!»), ә кунак кызларын, аны озата чыккан хуҗа хатын яки җиңгәсе рөхсәте белән генә уенга алырга тиешләр (алдан сөйләшенгәндер инде). Әйттем – уенны башлап оештыручы һәм аның барышын күзәтүче – җаваплы берничә таза һәм абруйлы егет була. Кыюсыз һәм өс-башы кәярәк егетләрне өлкәнрәк ирләр үгетләп, хәтта ачуланып уенга керткәннәр («кеше арасына керә башларга вакыт!»), аларга кызларны оештыручылар алып килеп биргән. Түгәрәкне хасил итүчеләр үзара иркенләп сөйләшә алмаганнар, тыйнак кына басып торганнар, ә түгәрәк тирәсендә әйләнеп йөрүче парлар шыпырт кына теләгәннәрен сөйләшә-серләшә, башкаларның сүзләрен җиткерә, таныша, сүз беркетә, вәгъдәләшә, хат алыша-бирешә алганнар. Ләкин, ул әйләнүче парлар озак йөрергә тиеш түгелләр. Алардан егет яки кыз эчке түгәрәктән үзе теләгәнне сайлап ала һәм аның урынына йөргән кешесен бастыра, шулай итеп эчке түгәрәктә торучылар, туктаусыз алышынып торалар. Тышта озаклап йөрүчеләргә алып баручы егетләр кызыклы сүзләр белән искәртмә ясыйлар («әллә чәчләрегез бәй-ләндеме?»; «кендекләрегез берекмәгәндер бит!»; «әйтәм аны биленнән үк эләктергән!»; «басып тору-чыларның тез буыны калтырый...» һ.б.). Гаеплеләр шунда ук хаталарын төзәтәләр. Кайбер нык килешенеп ошашкан парлар, бик әһәмиятле сүзләрен уеннан читкә китеп, әйтешергә хокуклы булган, ләкин алар кире уенга кайтырга тиешләр. Андый күренеш сирәк булган, чөнки «күзәтүчеләр» (контроль) бик көчле, «яман сүзләре» дә булуы ихтимал, ә андый хәбәрләр авылда «яшен тизлеге» белән тарала. 
Тышкы түгәрәктәге егетнең кулыннан ычкынып йөгереп качучы кызны шул егет куып җитеп, кире уенга кайтарырга тиеш булган, әгәр ул кызын «качыра» икән, халык аннан көлгән. «Качуны» үзенә нык ышанган кызлар гына эшләгән. Авылда сирәк кенә андый кызлар да булган. Ул хакта соңыннан да бик озак сөйләгән-нәр (билгеле, кызның җитезлеген мактап). Бик сирәк кенә (күрәсең, алдан килешеп) кинәт кызларның ике түгәрәктән дә «күпләп качуы» башланган, егетләр каушап калганнар һәм уен тәмам таркалган, егетләр хурлыкка калганнар, уенны яңадан башларга туры килгән яки бүгенгә шуның белән тәмамланган. Соңыннан (кышкы аулак өйләрдә) кызлар шул вакыйганы исләренә төшереп, егетләргә «төрттерә» торган булганнар. Мин сүзгә бирелеп сыек чыбык белән коралланган малайларны оныта язганмын. Алар шул чыбыклары белән сыйракларына сыптырып уеннан качучы кызларны туктатканнар һәм тизрәк уенга кайтаруга булышканнар, яки кызлар сыйрагына искәрмәстән сугып, йөгереп качканнар. Качмас иде, аңа егеттән каты гына «җавап» эләгүе бар, чөнки кызларны кыерсытудан саклау һәр егетнең изге бурычы саналган.
(Дәвамы бар).

Нурзия Мирхазова
Фотода уен күренеше /автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: