Туган як

Безне кайгыртып...

Укытучы! Бу сүзне ишетү белән һәркемнең күз алдына үзе яраткан беренче укытучысы килеп басадыр. Чөнки, еллар үтә барган саен, аның ягымлы елмаюлары, сабыр һәм үтемле сүзләре күңел түрендә һич үзгәрми саклана. Шулай да: «Яраткан укытучың кем?» дип сорасалар, мин, һич икеләнүсез, Любовь Николаевна Новикованы атар идем. Кайсы ягы беләндер ул...

Укытучы! Бу сүзне ишетү белән һәркемнең күз алдына үзе яраткан беренче укытучысы килеп басадыр.

Чөнки, еллар үтә барган саен, аның ягымлы елмаюлары, сабыр һәм үтемле сүзләре күңел түрендә һич үзгәрми саклана.

Шулай да: «Яраткан укытучың кем?» дип сорасалар, мин, һич икеләнүсез, Любовь Николаевна Новикованы атар идем. Кайсы ягы беләндер ул минем өчен башкалардан аерылып, күңелемә якын булып тора. Берәр күңелсезлек килеп чыгып, кәефем кырылса, мин аның турында уйлыйм. Аның аңларга, ярдәм итәргә әзер торуын күз алдыма китерәм һәм миңа җиңел булып китә.

Укытучының ярты гомере мәктәптә уза. Балалар күңелендә якты эз калдыру, аларга ныклы белем бирү, заманга яраклы итеп тәрбияләү өчен вакытларын да сәламәтлекләрен дә кызганмыйлар. Үзләре генә түгел гаиләләрен дә мәктәп тормышына тарталар.

Шундый тырыш, булдыклы, үз фәнен яхшы белүче, балалар белән уртак тел табып, мәктәптән кайтырга да онытып эшләүче укытучыларыбызны ничек якын итмәскә мөмкин соң?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: