Туган як

Без табигатьне яратабыз һәм саклыйбыз

Табигатьнең язмышы - яшь буын кулында. Яшь буын - без ул, мәктәп укучылары. Янәшә-тирәнең, һаваның саф, чиста булуы, безнең сау-сәламәт булып үсүебезгә дә бәйле. Без кечкенәдән табигатьне сакларга бурычлы.Табигатьне саклау-туган илеңне саклау белән бер ул. Кибеттән алып кайткан ризыкларның, көнкүреш әйберенең савытларын беркайчан да җиргә ташларга ярамый. Алар тирә-якны пычраталар,...

Табигатьнең язмышы - яшь буын кулында. Яшь буын - без ул, мәктәп укучылары. Янәшә-тирәнең, һаваның саф, чиста булуы, безнең сау-сәламәт булып үсүебезгә дә бәйле.
Без кечкенәдән табигатьне сакларга бурычлы.Табигатьне саклау-туган илеңне саклау белән бер ул. Кибеттән алып кайткан ризыкларның, көнкүреш әйберенең савытларын беркайчан да җиргә ташларга ярамый. Алар тирә-якны пычраталар, бу чүп калдыклары өчен махсус савытлар куелган. Эшләми торган, сафтан чыккан батарейкаларны да теләсә кая ташларга ярамый, чөнки алардан табигатькә агулы матдәләр бүленеп чыга һәм сәламәтлеккә зыян килә. Урманда учак ягу да зур югалтуларга китерергә мөмкин. Походка баргач, үзеңнән соң ял иткән урынны чистартып калдырырга кирәк.
Агачларны сындырмагыз, алар безгә саф һава бирә. Безнең шәһәрдә бик күп заводлар бар. Алардан һавага начар төтеннәр, исләр чыга. Шуның өчен дә шәһәрдә агачлар утыртуга зур игътибар бирелә. Чөнки агачлар зарарлы исләр белән пычранган һаваны сафландыра. Түбән Кама шәһәре Татарстан һәм Россия буенча «Яшел шәһәр» исемен яулады. Бу бәя шәһәрдә яшел агачларларның күп үсүенә карап бирелгән. Әгәр игътибар иткән булсагыз, шәһәребезнең янәшә тирәсен зифа буйлы, мәңгелек яшел наратлар уратып алган.
Без-табигать сакчылары! Табигатькә зыян китергән кешеләрне кисәтергә тиеш, ялгыш адымнарыннан дөрес юлга чакырырга тиеш. Янгыннан урманны сакларга кирәк! Туган ягыбызның җир асты байлыкларын өйрәник, алар белән горурлана белик, ул байлыкларны сак-ларга өйрәник. Елгаларны пычранудан саклыйк, балыкларга үрчергә чиста су кирәк. Без кошларның ярдәмчеләре, дуслары булырга тиеш. Аларның язмышы безнең кулларда. Кошларга оялар ясыйк, җимнәр салыйк. Кошлар табигатькә, кеше тормышына зур файда китерәләр. Безгә бу файдалы киңәшләрне онытырга ярамый.
Ильяс Гыйниятуллин,
7нче мәктәп укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: