Туган як

Без табигать сакчылары

Без - табигать сакчылары Гүзәл Түбән Камабыз - Ямь-яшел,төзек кала. Аны бик-бик яратабыз Без - нәни сабыйлар да. Сокланып кына калмыйбыз, Хәлләрен дә беләбез, Без табигать сакчылары Булып үсәбез, дибез. Зифа каен, тал, миләшне Берүк сындыра күрмәгез, Ныгып үсеп китсеннәр дип, Чиста сулар сибегез! Челтерәп аккан чишмәгә Чүп-чарлар ташламагыз, Сөекле...

Без - табигать сакчылары
 
Гүзәл Түбән Камабыз -
Ямь-яшел,төзек кала.
Аны бик-бик яратабыз
Без - нәни сабыйлар да.
 
Сокланып кына
калмыйбыз,
Хәлләрен дә беләбез,
Без табигать сакчылары
Булып үсәбез, дибез.
 
Зифа каен, тал, миләшне
Берүк сындыра күрмәгез,
Ныгып үсеп
китсеннәр дип,
Чиста сулар сибегез!
 
Челтерәп аккан чишмәгә
Чүп-чарлар ташламагыз,
Сөекле җырчы кошларны
Рәхәтләнеп тыңлагыз!
 
Ничә яшьтә булсагыз да,
Һич истән чыгармагыз:
Гаҗәеп бай, сокландыргыч
Табигатьне саклагыз!
Рузилә
РАЗЕТДИНОВА,
32нче гимназиянең
4нче сыйныф укучысы
 
Минем
туган шәһәрем
Син - минем
туган шәһәрем,
Син - минем торган калам.
Горурлыгы син дөньяның,
И гүзәл Түбән Камам.
 
Гөрләп ага синдә елгаң,
Ярларыннан ташынып.
Шаулап үсә яшел урман,
Яктылыкка тартылып.
 
Синең җирдә
һәр кеше шат,
Куаналар балалар.
Алар синдә, шәһәрем,
Укып кеше булалар.
 
Барысы өчен
рәхмәт сиңа,
Минем нурлы шәһәрем.
Синең горурлыгың булып,
Килә минем яшисем.
 
Камилә ШАКИРҖАНОВА,
7нче мәктәпнең
7нче сыйныф укучысы
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: