Туган як

Без – илнең яшь сакчылары!

Кышкы каникул вакытында сыйныфташым Ләйсән белән «Зәңгәр күл» лагерена ял итәргә бардык. Бу лагерьда күңел ачарбыз, төрле чараларда катнашырбыз дип уйлаган идек. Әмма ул андый булып чыкмады.

«Зәңгәр күл»дә беренче көнебез бөтенләй без теләгәнчә узмады. Мине Ләйсән белән аерым бүлмәләргә, төрле отрядларга урнаштырдылар. Башта нык монсуланган идек, бер-беребезгә кунакка йөрергә сөйләштек. Бүлмәләребезгә керергә дә өлгермәдек, безне актлар залына жыйдылар. Анда без майор һәм әйдаманнар белән таныштык.
Мине «сәламәтләндерү лагерена майор нәрсә өчен килде икән?» дигән сорау борчыды. Бу – хәрби-патриотик тәрбия бирүче лагерь икән. «Зәңгәр күл»дә мәктәп укучыларыннан яшь гаскәриләр әзерлиләр булып чыкты.
Беренче өч көндә минем уем гел өйгә кайтып китү турында булды. Һәр көн иртә таңнан урамга чыгып, күнегүләр ясыйбыз, икешәр сәгать корпуста, аннары урамда солдатларча атлап йөрибез. Майор безне сугыш серләренә өйрәтә. Без автомат сүтәргә, бауда йөрергә өйрәнәбез. Боларны элек күргәнем юк иде, шуңа күрә башта куркып калдым. Табигатем белән аралашучан булмаганга, кешеләр белән уртак тел табарга авыр булды. Шуның өчен дә, ахры, мин башта бу лагерьны бөтенләй ошатмадым. Тора-бара бүлмәдәге кызларга ияләштем, алар белән дуслаштым.
Хәрби-патриотик тәрбия бирүгә багышланган смена Татарстан Республикасында беренче тапкыр булганга, «Зәңгәр күл» лагерының ачу тантанасын, Түбән Каманың мәдәният йортында үткәрделәр. Анда без хәрби ант кабул иттек, илебезне сакларга сүз бирдек. Шулай ук Россия, Татарстан дәүләт гимннарын һәм яшь гаскәриләр гимнын жырладык.
Миңа бу лагерь ошап китте, үземне, чыннан да, илебезне саклаучы итеп тоя башладым. Көн саен билгеле бер тәртип буенча яшәп, ике атна сизелмичә дә үтеп китте. Шул кыска гына вакыт эчендә мин кул сугышы алымнарына, үземне сакларга, бауда йөрергә өйрәндем, яхшы дуслар таптым. Смена вакытында әйдаманнар безнең өчен терәк булды, ә майор әтиебез кебек иде. Авыр вакытларда алар безгә булыштылар, киңәшләрен бирделәр.
Лагерьны ябу тантанасына тырышып әзерләндек. Барлык яшь гаскәриләр кызыл футболка һәм комуфляж чалбардан иде. Концертта взвоздлар жыр башкарды, егетләр сугышу осталыгы күрсәттеләр, әйдаманнар музыка коралында уйнадылар. Соңыннан барлык яшь армеецларга күкрәк билгесе һәм сертификат тапшырылды.
Икенче көнне өйләргә таралыштык. Бу лагерьга эләгүемә бер дә үкенмим, киресенчә, горурланам. Ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, үз-үземә ышанырга кирәклеген, авырлыклар очраганда куркып калырга түгел, ә көрәшергә, тырышырга икәнен аңладым. Без – илнең яңа сакчылары, без –яшь армеецлар!
Гөлия ХӘКИМУЛЛИНА, Түбән Уратма авылының 10 нчы сыйныф укучысы.
Фото https://vk.com/campzk алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: