Туган як

Берлинга кадәр җиткән

Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме якынлашканда, күңелемдә горурлык хисе уяна. Чөнки безнең якыннарыбыз арасында да Ватаныбызны саклаган, яклаган кешеләр булган. Шуларның берсе – бабамның әтисе Нәбиулла Шәфыйкъ улы Шәфыйков.

Ул 1910 елның 29 маенда Ширәмәт районы (хәзер Түбән Кама районы) Кызыл Чапчак авылында туган. Сугыш башланганда, аңа 31 яшь булган. Ә икенче көнне карт бабамны Ширәмәт районының хәрби бүлегенә чакырып, повестка тапшырганнар. 
Бабай белән Ватанны дошманнан сакларга тагын өч абыйсы китеп барган. Фронтка эләккәч тә, ул иптәшләре белән аэродромны дошманнардан саклый. Соңрак Нәбиулла бабам артиллерия полкына рядовой итеп күчерелә һәм сугыш ахырында шунда хезмәт итә. Аңа Беренче Украина полкында сугышып, күп кенә операцияләрдә катнашырга туры килгән. Гаскәр башлыгы исә бөек шәхес, Советлар Союзы маршалы, Советлар Союзы Герое Иван Степанович Конев булган.
Нәбиулла бабай бәрелешләрдә контузияләнгән һәм яраланган, ләкин сугыш кырыннан китмәгән, Берлинны алу операциясендә катнашкан. 1945 елның 30 апрелендә Лукенвальде шәһәре янындагы урманда барган сугыш вакытында ул дүрт фашистны атып үтергән һәм тагын җидесен әсир иткән. Моның өчен карт бабам «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән. Бүләкләре арасында – шулай ук «Берлинны алган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һ.б. медальләр бар. 
Нәбиулла бабай туган якларына 1945 елның көзендә әйләнеп кайткан. Аннан башка ике абыйсы да исән-сау кайткан, ә берсе, кызганыч, хәбәрсез югалган. 
Карт бабамның барлыгы биш улы булган, шуларның берсе – минем Кафил бабам. Ул 1941 елның көзендә дөньяга килгән һәм бүген дә сау-сәламәт. Нәбиулла бабайны исә исән килеш күрү бәхетенә ирешә алмадым. Ул 1985 елның октябрендә 75 яшендә бакыйлыкка күчкән.
Кәрим ШӘФЫЙКОВ, Б.Урманче исемендәге 2 нче гимназиянең 5 нче сыйныфы укучысы.
Автор фотосы.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: