Туган як

Беренче кар

шигырь

Җиргә төшә бүген беренче кар,
Нинди матур бит ул һәм җылы.
– Кар бит җылы булмый! – диярсез сез.
Бүгенгесе җылы һәм җырлы.
Сагындырып һәм көттереп килде,
Яраттырып килде бу ак кар.
Сихри серләр алып килде бит ул!
Аның очуында нидер бар.
Бөтерелеп күбәләктәй оча
Кар үзе дә җирне сагынган,
Әйтерсең лә, аның хыялына
Менә дигән урын табылган!
Әминә Әхмәтҗанова,
5 нче мәктәпнең
8 нче сыйныф укучысы

Фото: Лилия Заһретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: