Туган як

Барысына да өлгерә

Шәһәребезнең 24 нче лицей-интернатында белем алучы Мурат Әхмәтов (фотода өченче урында)–карап торышка гап-гади малай. Аңа 13 яшь. Ул спорт белән мавыга. Ә ел ярым элек абыйсы Саматка кызыгып, Түбән Камадагы 33 нче янгын сүндерү частенә тренировкаларга йөри башлаган.

– Саматка – 19 яшь, хәзерге вакытта ул хәрби хезмәттә. Моңа кадәр 8 нче мәктәптә белем алды. Бервакыт бу мәктәпне тәмамлаган егетләр, физкультура дәресенә килеп, аны күреп алганнар һәм тренировкага барырга үгетләгәннәр. Шуннан китте инде төрле шәһәрләргә йөреп, призлы урын алулар... – дип искә ала егетләрнең әниләре Марина.
Мурат та абыйсыннан калышмый икән. Аның тырышлыгын, уңышларын күреп, Татарстан җыелма командасына алганнар. Әле күптән түгел, Санкт-Петербургта узган янгын сүндерү-коткару спорты буенча Татарстан командасы өченче урынга лаек булган, Мурат үзе дә өченче урын алган. Татарстан командасы тренеры – Айрат Шәрифҗанов, Түбән Кама тренеры – Олег Юдин.
Ул көн саен көндезге сәгать 2дә китеп, кичке 8ләрдә генә кайта. Әмма ничек кенә арыса да, өй эшен әзерләргә вакыт таба, мәктәптә «4»ле һәм «5»ле билгеләренә генә укый. Планнарга килгәндә, Мурат әлегә кем буласын белми. Вакыт күрсәтер, ди.
Фото М. Әхмәтовның шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: