Туган як

Балаларга шигырьләр

Кыш бизәге Тәрәзәгә рәсем ясаган Кышның салкын көннәре. Күз ачкысыз бураннарда Туңдырмагандыр кемнәрне... Бизәкләре шундый матур, Күзләрне чагылдыра. Әле шул рәсем өстенә, Ак карын кыш яудыра. Урамнарга, тирә-якка, Ак юрганын кыш каплаган. Агачларга матур итеп, Шәл бәйләргә онытмаган. Ильяс ГЫЙНИЯТУЛЛИН, 35нче лицейның 5 г классы укучысы. Апам куллары Кечкенәдән карап...

Кыш бизәге
Тәрәзәгә рәсем ясаган
Кышның
салкын көннәре.
Күз ачкысыз бураннарда
Туңдырмагандыр
кемнәрне...
Бизәкләре
шундый матур,
Күзләрне чагылдыра.
Әле шул рәсем өстенә,
Ак карын кыш яудыра.
Урамнарга, тирә-якка,
Ак юрганын
кыш каплаган.
Агачларга матур итеп,
Шәл бәйләргә
онытмаган.
Ильяс
ГЫЙНИЯТУЛЛИН,
35нче лицейның
5 г классы укучысы.
Апам куллары
Кечкенәдән
карап үстем
Апамның кулларына.
Рәсем ясый
матур итеп,
Ак кәгазь битләренә.
Укытучы апалар да
Бик ярата апамны.
Тукай бабай сөенәдер -
Ясады бит Акбайны.
Мин үзем дә
тырышырмын
Апам кебек булырга.
Шүрәлене ясап куеп,
Матур итеп буярга.
Нәфис ХӘБИБУЛЛИН,
Кызыл Чапчак мәктәбенең
9нчы класс укучысы.
Әтиемә бүләк
Әтием бәйрәме
Җитәчәк иртәгә.
Мин аңа бүләкне
Уйладым чигәргә.
Бик матурлап, чуклап,
Кистем мин кулъяулык.
Чиктем мин бер чәчәк
Һәм теләдем саулык.
Челтәрләп кырыен,
Матурлап бетердем.
Иртәгә бәйрәмгә
Өлгертеп җиткердем.
Фәридә СӨНГӘТУЛЛИНА,
Муса Җәлил исемендәге 1нче гимназиянең
9нчы класс укучысы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: